Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе терлекчеләренең мактанырлыклары бар

"Логос" хуҗалыгында Канададан кайтарылган терлекләрнең нык "үз" булып китүләре хакында газетабызда язган идек.

Исегезгә генә төшереп үтәбез, биредә аларның саны бер меңнән артып китте инде. Эш санда түгел, ә хуҗалык терлекчеләренең производство күрсәткечләрендә. Хуҗалык бу елның 6 аенда гына да 100 тоннага якын мөгезле эре терлек ите саткан. Бу - район күрсәткеченең 15 проценты дигән сүз. Логослылар күптән түгел генә Рифат Җамалетдинов җитәкчелегендә Лаеш районында узган "Россия кыр көне"ндә үзләренең ике терлеген күргәзмәдә күрсәттеләр, презентацияләделәр. Күргәзмә йомгаклары алар өчен куанычлы тәмамланды. Алар Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының II Дәрәҗә Дипломына, Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев имзалаган Дипломга, күргәзмәнең дәрәҗәле өстәл билгесенә лаек булдылар. Шунысын да искәртеп үтик, җәмгыять терлекчеләре мондый дәрәҗәле күргәзмәләрдә моңа кадәр дә җиңүләр яулаганнар иде инде.Аларның игенчелектә дә лидерлар сафында баруы күпләребезгә мәгълүм. Бу исә, үз чиратында, аларның авыл хуҗалыгы тармагын җигелеп тартулары турында сөйли. Алга таба да үзләренә олы җиңүләр юлдаш булсын иде, дигән изге теләктә калабыз.
Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев