Районның 90 еллык чорын барлаганда аның тарихында үзләренең яшәешләре, кылган изге гамәлләре белән үз кыйблаларына тугрылыклы шәхесләрне аз очратмыйсың. Районыбыздан ун Советлар Союзы Герое, 20 якын Ленин ордены кавалеры, йөзләгән атказанган хезмәткәрләр чыккан. Бүгеннән без аларны барларга, мөмкин кадәр хәтер яңартырга алынырга уйлыйбыз.
Менә шундыйларның берсе - Гыйльман Касыймов. Аны үз чорының эш аты, олуг каһарманы буларак әле дә еш искә алалар.
Сугыш барган 1941 елның көзе. Ленинград шәһәреннән эвакуацияләнеп туган ягы Яншык авылына Касыймовлар гаиләсе кайтып төшә. Юньләп татарча белмәгән, авыл тормышыннан ерак торган малайлар авырлыкларны җиңәргә өйрәнәләр: урманнан абыйсы алып кайткан чыбык-чабыкны балта белән ваклаганда баш бармакка балта төшкәнне сизми дә кала Гыйльман. Больницага барырга ерак, кан ага... Баласы тавышына йөгереп чыккан мескен ана бөтен батырлыгын җыеп тиредә генә эләгеп торган бармакны кисеп алып, яраны бәйли. (Күп еллардан соң колхоз рәисе булып эшләгән Гыйльман Галим улының трибунада 4 бармак белән өслеккә сугып сөйләвен хәзер дә искә төшерәләр).
Сугыш ахырында мәктәпләрдә укыту яңартыла. Гыйльман да Балыклы Чүкәй, Олы Солтан авылларында укуын дәвам итә. Гармунчы яшь егетне авыл Советы рәисе клуб мөдире итеп куя. Шул ук вакытта ул тирә-юнь авылларда киномеханик булып та эшли. Энергияле яшь егетне комсомол райкомына инструктор итеп эшкә алалар. Район үзәгендә эшләсә дә авылга еш кайтып йөри егет. Озак та үтми гаилә кора һәм яшь гаилә Балык Бистәсендә яши башлый. 1956 елда кызлары туып ишәйгән гаиләне Яншык авылына кайтаралар. Гыйльман Галим улын «Марс-2» колхозының рәисе итеп билгелиләр. Эш авыр, көне-төне эшли егет. Белемен күтәрүне максат итеп, 1958 елда гаиләсен алып Ульяновск партия мәктәбенә укырга китә. 1962 нче елда Яншыкка кайтып, эшен дәвам итә. Авыр еллар була. Салкын тиеп өч ел авырый. Тормышының кыл өстендә икәнлеген аңлап, яшәү өчен көрәшү җиңел булмагандыр..
Тырышу бушка китми, аякка баса ул. Яңадан колхоз рәисе эшен йөклиләр аңарга. Бөтен көчен куеп инде дүрт авылны берләштергән Жданов исемендәге колхозны җитәкли ул. "Иртәнге нәрәт сәгать алтыда иде, аңарчы дүрт авылның да фермаларын әйләнеп, правлениегә килеп утырыр иде"- дип бүген дә искә алалар аны белүчеләр.
Тырышлыгын күреп, республикада яңа ачылачак Казан кошчылык фабрикасын төзергә тәкъдим килә үзенә. Тик риза булмый ул, авылында кала. Колхозның күрсәткечләре өскә үрмәли: дәүләткә иген уңышы, ит-сөт сату арта. Авылларда тормыш хәлләре яхшыра: Бәтке, Яншык авылына су кертелә, Кече Укмас авылына да торбалар сузыла. Яңалыкка омтыла Гыйльман Галим улы. Бәтке авылына панельле йортлар кайтара: авыл Советы һәм китапханә, икешәр квартиралы биш йорт торгызыла. Колхозчылар өчен 12 йорт төзелә. Яңа правление бинасы да калка, Бәтке, Яншык авылларында яңа кибетләр халыкка хезмәт күрсәтә башлый. Кече Укмас, Яншык авылында кирпечтән заманча мәдәният йортлары калкып чыга. Бәтке авылында Бөек Ватан сугышында 4 авылның да һәлак булганнары исемлеге язылган обелиск ачыла.
Болар белән беррәттән ферма, гараж, мастерскойлар төзү эшенә дә керешелә. 70 нче еллар урталарында район партия комитеты Яншык авылында нәселле таналар үстереп сату комплексы төзү турында карар кабул итә. Тагын йокысыз төннәр, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр. Бозау тораклары, азык цехлары һәм башка яңа технология белән эшләргә тиешле биналар калкып чыга; маллар саны арта; терлекчеләрнең хезмәт хаклары да күтәрелә. Зур уңышларга ирешкән колхоз рәисе Гыйльман Касыймов Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм башка төрле дәүләт, республика бүләкләренә лаек була. Булсынга, кеше өчен дип көн-төн чаба колхоз рәисе. Гадилеге өчен дә хөрмәт итә аны халык.
Тик менә, рухланып, тагын да зуррак үрләр яулап алырга дип хыяллар корып йөргән көннәрдә аяусыз үлем нибары 45 яшен тутырган ир-егетне үз кочагына ала.
Туган як җанлы шәхесне Яншык авылы зиратына җирлиләр.Ул әле дә халкы өчен кылганнарына рухы белән куанып ята сыман.
Нияз Шәйдуллин,
Нет комментариев