Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылы егете Наил хакында” Нәрсәгә алынса, шуны булдыра”,- диләр

Яңа Арыш авылыннан үзенең шәхси хуҗалыгын оештырып җибәргән Наил Хәйретдинов узган ел үзе яшәгән йорты каршысында ике катлы олы терлек сарае җиткереп чыккан. Бу сарай янәшәсендә олы производство утарын булдырган.

Үзе әйткәндәй, барысы да алдан планлаштырылганча бара. Киләчәктә аның терлекчелекне үстерергә исәбе булуы күренеп тора. Маллар өчен азыкны үз көче белән әзерли. Сарайның икенче каты печән рулоннары белән тулган. Кул астында булган 6 гектар җирендә күп еллык үлән үстерә. МТЗ-82 тракторы бар.Туфрак эшкәртү, чәчү, печән чабу, җыю, преслау кебек кирәкле җайланмалар барысы да үзенеке. Узган елда гына печән рулонлау җайланмасын сатып алган. Җәйге кызу эш вакытында шәһәрдә яшәүче улы Рафаэл да бик теләп булыша үзенә. Ничек итеп ул үз кәсебенә керешә алган соң? Авыл җирендә яшәгәч, игенчелек һәм терлекчелекнең барлык нечкәлекләрен яхшы үзләштергән егет. Күп төрле тракторларда хезмәт куйган.

Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.

Автор: Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев