Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе районының " Логос" хуҗалыгында хезмәт куючы Илнар Мингалиевка тиңнәр юк.

"Логос" хуҗалыгыны терлекчеләре арасында соңгы вакытларда Дикое Поле фермасы коллективы еш мактала. Бүгенгесе көнне бәләкәй генә бу авылның 19 йортында нибары 35 кенә кеше яшәсә дә, эшче кадрларны күбрәк Кече һәм Олы Укмас авылларыннан килеп эшләүчеләр тәшкил итә. Аларның барысы да эштә мактаулылар дип таныштырды безне ферма мөдире.

Олы Укмас авылы егете Илнар Мингалиевне мәсәлән биредә үз эшенен чын остасы, дип йөртәләр. Егеткә кечкенәдән әти-әниләре янәшәсендә үзенә йөкләнгән эшне күнелен биреп башкарырга гадәтләнүе мөстәкыйль хезмәттә дә бик ярап куйган. Тикмәгә генә аңа монда әле берничә ел гына эшләвенә карамастан Канададан кайтарылган 165 баш сыерны ышанып тапшырмаганнардыр. Малларны күңелен биреп яхшы тәрбияләве һәм аларга азыкны һәрвакыт җитәрлек күләмдә ташып куюы өчен дә аны монда һәрвакывт үрнәк итеп куярга яраталар. Аннары, елның-елында эш нәтиҗәләре буенча да әле биредә аңа тиңнәр сирәк була. Үз хезмәтен белеп, аны төгәл һәм пөхтә итеп башкаруы, технологик таләпләрне яшлегендә өлкәннәр өйрәткәнчә үтәве өчен белгечләр дә аннан канәгать кала. Бүгенгесе көнне барысын да нык кызыксындырган хезмәткә түләү мәсьәләсен хәл иткәндә биредә яшь малларның сакланышы һәм аларның айдан-айга югары артым биреп, матур, көр булып үсүләре исәпкә алына. Шуңа барысы да бүген соңгы нәтиҗәләр өчен тырышалар. Шунысы аеруча игтибарга лаек, бүгенгесе көнне нибары тугыз кешелек бу хезмәт коллективы районыбызның шактый эре хуҗалыклары арасында ит җитештерүдә һәм нәселле таналар тәрбияләп үстерүдә нәтиҗәле эшли икән, монда яшь терлекче Илнар Мингалиевнең дә хезмәт өлеше күләмле. Кышын - көзен хава торышы ничек кенә катлаулы булмасын ул ат жигеп һәрвакыт маллары янына ашыга.

Рәсемдә. Хуҗалык унганы Илнар Мингалиев.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев