Балык - Бистәсе районының кайсы хуҗалыгы 100 миллион акчага өметләнә
Быел беренче мәртәбә авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүчеләргә язгы кыр эшләрен башкарып чыгу максатыннан банкларыбыз 5% лы кредитлар бирәчәген күпләр сөенеп кабул иттеләр.
Бу максаттан инде "Россельхозбанк"ның район бүлегенә 15 фермердан гаризалар кабул ителгән. Шулай ук
"Ак Барс" һәм Саклык банкларына да мөрәҗәгать итүчеләр саны артканнан арта. Һәр хуҗалык эш башлар өчен җитәрлек күләмдә акча алырга өмет итә. Районыбызның бер хуҗалыгы 100, икенчесе 70 миллион күләмендә акча алырга гариза биргәннәр.
Автор Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев