Балык Бистәсе районының “ Агрохимсервис”шоферлары быел 125 баржага тиң йөк ташыганнар.
Район "Агрохимсервис" җәмгыяте автомобильчеләре быел юлларга 350 мең тонна комлы таш катнашмасы,200 мең тонна грунт ташыганнар.
Чагыштыру өчен, бу кадәр комлы ташы гына да 125 баржага тутырырга җитәр иде. Алар үзләренең төп эшчәнлекләреннән дә читләшмиләр. Җәй айларында коллектив шоферлары районыбыз хуҗалыклары кырларына 22 мең тонна известь чыгардылар. Эшләренә күрә ашлары дигәндәй, транспортчыларның уртача айлык хезмәт хакы 40-50 шәр мең сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев