Балык Бистәсе районында күптән түгел көнбагышны игә башлаганнар
Көнбагышны районда әле чагыштырмача күптән түгел генә игә башласалар да аның серләренә төшенеп җиттеләр инде.
Быел бу культураны барысы 3,5 мең гектар мәйданда үстерделәр. Бүгенгесе көнне аннан югары уңыш алу буенча "Солтан" агрофирмасына тиңнәр юк. Алар аны 1250 гектарда үстергәннәр. Бүген көнбагышның һәр гектарыннан 25 центнер уңыш алалар. Бу узган елдагыдан артык.
Фото: http://images.autoline.uz/s/-12-70---2_big--12061916043694825900.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев