Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык - Бистәсе районында аталы - кызлы фермерлар

Кайбер авыл җирлекләренә барып чыксаң, авылда эш юк, дигән зарлану сүзләрен ишетәсең. Төптәнрәк уйлап карасак, чыннан да шулаймы соң бу? Ун-унбиш сутый җиреннән дә бик күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш сатып, терлек азыгы, бәрәңге үстереп күләмле генә табышка ия булучыларны, фермер хуҗалыклары оештырып җибәрүчеләрне дә беләбез. Берәүләр кош-корт, икенчеләр мал-туар асрый,...

Кайбер авыл җирлекләренә барып чыксаң, авылда эш юк, дигән зарлану сүзләрен ишетәсең. Төптәнрәк уйлап карасак, чыннан да шулаймы соң бу? Ун-унбиш сутый җиреннән дә бик күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш сатып, терлек азыгы, бәрәңге үстереп күләмле генә табышка ия булучыларны, фермер хуҗалыклары оештырып җибәрүчеләрне дә беләбез. Берәүләр кош-корт, икенчеләр мал-туар асрый, өченчесе умартачылык белән шөгыльләнеп, бал әзерләп табыш ала. Шулай ук үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләргә дә бар мөмкинлекләрдән файдалану юлы ачык. Тырыш, булдыклы, тәвәккәл, һәр эшне җиренә җиткереп эшләүчеләрнең һич кенә дә зарланыр урыннары юк ләбаса. Андыйларга Югары һәм Түбән Тегермәнлек авылларындагы мисаллар да ачык сөйли. Чулпан Галиев, Ибраевлар, Нәбиуллиннар, Имамиевлар, Габдриевләр һәм башка гаиләләрне китерү урынлы булыр. Гаилә фермалары эшчәнлегенә Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илһам Госман улы Валеев һәрвакыт хәер-хаклы. Менә бит, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга Россия һәм Татарстан дәүләтләреннән ел әйләнәсендә төрле ярдәмнәр күрсәтелә. Шулар белән тулырак таныштыру өчен район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Камил Фатыйх улы Гаязовка мөрәҗәгать иттек.

- Камил Фатыйхович, агымдагы елда ярдәмче хуҗалыкларга нинди дәүләт ярдәмнәре каралган?
- Татарстан Республикасы Министрлыгы Кабинеты "2017 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында"гы карары нигезендә, субсидияләр бирү буенча махсус программалар тормышка ашырыла.
Биреләчәк барлык төр ярдәмнәрдән файдалану өчен хөкүмәт тарафыннан төп шартлар билгеләнә.
Язманың тулырак вариантын газетадан укырга мөмкин.
Рамазан Кәбиров
сораштыруында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев