Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында зур семинар булып үтте
Яңа Арыш авылы машина-трактор утарында хуҗалыклар һәм фермерлар катнашында узган район семинары алда торган төп бурычларны аныклауга багышланды.
Белгәнебезчә, алар бүген һәр хуҗалыкта да байтак җыелган. Шуларның да иң мөһиме,мөгаен, язгы кыр эшләренә хәстәрлек мәсьәләседер. Шуңа муниципаль район башлыгы Илһам Валеев үзгә иктисадый ел буларак, быелгы кыр эшләренә җентекләп әзерләнергә, бүгеннән үк ашлама кайтару чарасын күрергә һәм чәчүлек орлык запасының югары сыйфатлы булуына ирешергә чакырды. Ә семинар өчен " Азык- төлек корпорациясе"н сайлау очраклы булмавын тәгаенләргә кирәктер.
Булган техниканы төзекләндерү, агрегатларны ремонтлау эшен оештыруда хуҗалыкта зур тырышлык чаралары күргәннәр. Ремонт остаханәсе читендәге олы бер бүлмәне утын ягып җылытып авыл хуҗалыгы машиналарын төзәтү эшләрен оештырганнар. Хуҗалыкның бай тәҗрибәле механизаторлары Илсур Хәмидуллин белән Рашат Әлмиев инде кыска гына вакыт эчендә 280 тырма һәм ике чәчү агрегатын төзекләндерергә өлгергәннәр. Аларга бу эштә эретеп-ябыштыручы Азат Галиев зур булышлык күрсәтә. Хезмәткә түләү һәм кызыксындыру чаралары хакында ремонтчыларга җиткергәннәр. Бер чәчкечне сафка бастыру өчен хуҗалык 3200 сум акча түли. Биредә исә 12 чәчкечне сафка бастырырга исәп итәләр. Ремонтчыларның сүзләренә караганда, эшләр барысы да планда билгеләнгәнчә бара.
Семинарда катнашучыларга хуҗалыкның ындыр табагында да ошады. Хуҗалык җитәкчесе Рәис Гафуровның сүзләренә караганда, биредә берничә ел инде язгы чәчүдә яхшы сыйфатлы, элиталы чәчүлек орлыклар гына кулланыла.
Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарынна укый аласыз.
Автор: Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев