Балык - Бистәсе районы Полянка авылында яшәүче Миннәхмәт һәм Гөлзирә Сибгатуллиннарда кыяр уңышы җыйдык
Райондашларыбыз гомер-гомергә күп төрле һөнәрчелек кәсебе белән көн күргән. Бүгенгесе болгавыр чорда да алар тормышта югалып калмыйча үз көннәрен үзләре күреп авыл халкына игелекле хезмәт күрсәтәләр. Күптәнге бер танышымнан Полянка авылында бер яшь гаиләнең яшелчә үстереп, март аенда ук яшел кыяр белән дус-ишләрен, якыннарын сыйлаулары хакында ишеткәч, шул тарафка юл...
Чыннан да, ачык йөзле, ярдәмчел, булдыклы гаилә булып чыкты бу. Киләчәккә йөз тотып яшәүләре, үз хезмәтләрен заман таләпләре югарылыгында оештырулары һәм үз белемнәрен туктаусыз үстереп, камилләштереп, башкалар белән дә уртаклашып яшәүләре куандыра. Кайберләүләрнең бүген авыл җирендә юньле эше юк дип аптырап йөрүләренә дә алар ихлас күңелләреннән бу кәсепне җанландырып җибәрергә әзер торалар.
Шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесе Миннәхмәт Сибгатуллин тормыш иптәше Гөлзирә белән яшелчәчелек кебек четерекле һәм күп хезмәт сорый торган эшкә алынганчы бик күп әдәби һәм фәнни хезмәтләр белән танышканнар. Районыбыз шартларында теплица төзеп, яшелчә үстерү өчен дә бик күп нәрсә белергә кирәк икән шул. Алар, хәтта, бу бер карашка гади генә булып тоелган яшелчә үстерү алымнарын Мисырга барып үзләштергәннәр.
Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.
Автор Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев