Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Балык - Бистәсе районы Гремячка авылы механизаторлары эшне бердәм башкара

Гремячка авылы тракторчылары үзләренең бердәм булулары һәм эшне сыйфатлы итеп башкарулары белән аерылып торалар.

Шушы көннәрдә генә бу авылның машина-трактор паркына барып чыккач һәр тарафта тәртип, җанлылыкны күреп хәйран калдык. Хуҗалык уңганнары Илсур Әмиров белән Александр Пономарев үзара аңлашып эшләп барлык техника, агрегатларны төзекләндереп, тигез сафка тезеп куйганнар. Алар икесе дә ел әйләнәсе эштән бушамый. Александрның тракторга утыруына да инде быел 40 ел тула икән. Шушы вакыт эчендә аның эшләмәгән техникасы калмагандыр инде дигән идем, бар икән шул әле,

К-700 тракторына бер мәртәбә дә утырырга туры килмәгән. Аның каравы 35 ел инде сабан культуралары чәчүдә катнаша ул. Быелгы кыр эшләренә дә зур хәстәрлек күргән. Үзе эшлиячәк техника-агрегатларның барысын да җентекләп күздән кичереп эшкә әзерләгән. Башка елларда уҗымнарны ашлама сиптереп тукландырсалар, быел бу максаттан иске чәчкечләрне файдаланырга исәп итәләр. Кырга чыгарга старт көткән егетләрнең җиңнәре сызганулы. Язгы кыр эшләрен алар быел да оешкан төстә һәм оптималь срокларда башкарып чыгарга планлаштыралар.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев