Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе район башлыгы Илхам Валеев “Логос” хуҗалыгы җитәкчесе Евгений Лыловка министр бүләге тапшырды

Районыбыз биләмәсендә иң күп җир биләүчеләрнең берсе "Логос" хуҗалыгы җитәкчесе Евгений Лылов елның-елында мул уңыш җыеп алуы белән дә әле бүген күпләргә өлге булып тора. Авыл хуҗалыгы тармакларында озак еллар дәвамында һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен еш кына аны республикабыз күләмендә дә мактап телгә алалар. Быел да районыбызда бөртекле культуралардан иң...

Районыбыз биләмәсендә иң күп җир биләүчеләрнең берсе "Логос" хуҗалыгы җитәкчесе Евгений Лылов елның-елында мул уңыш җыеп алуы белән дә әле бүген күпләргә өлге булып тора.

Авыл хуҗалыгы тармакларында озак еллар дәвамында һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен еш кына аны республикабыз күләмендә дә мактап телгә алалар. Быел да районыбызда бөртекле культуралардан иң югары уңыш үстереп алуы белән күпләрне шак катырды ул. Әле шушы көннәрдә генә районыбыз җирлегендә куйган күп еллык хезмәтләрен искә алып Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов аны Министрлыкның рәхмәт хаты белән бүләкләде. Муниципаль район башлыгы Илхам Валеев аны үз бүлмәсенә чакырып тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп киләчәктә тагын да югарырак үрләр яулавын теләп, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Камил Гаязов белән берлектә, кулын кысып министр бүләген тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев