Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе кырында белгечләр семинар уздырды (фотолар)

«Кама-Агро» хуҗалыгы иген кырында баш белгечләр һәм фермерлар катнашындагы район семинары көндәлек кыр эшләренә багышланды.

Бүгенге көндә хуҗалыкның 250 гектарлы көзге арыш кырында урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Биредә барлык агротехник чараларны вакытында үткәргәннәр.
4 комбайн арыш кырында ашлык суктыра. Һәр гектардан уртача 25 центнердан ким чыкмый, дымлылыгы да нормада. Саламын да әрәм итмиләр. Аны туратып кырдан зур дымлылык белән кайтарылган яшел массага кушып сенаж салалар. Хуҗалыкның 200 гектарлы "Раушан" сортлы арпа кыры да чүп үләннәрсез чиста булуы белән сөендерә. Күренеп тора, басуда үсемлекләрдә еш очрый торган, күпләрнең тәмам үзәгенә үткән, күгәрек, гөмбә авыруларын булдырмау максатында нәтиҗәле эшләгәннәр. "Азык-төлек корпорациясе» хуҗалыгы баш белгече Фәрит Шиһапов бу арпа кырыннан уртача 25-30 центнердан да ким уңыш чыкмаячагын искәртте.
Ни кызганыч, семинарчылар 190 гектар мәйданда игелгән "Эстер" сортлы сабан бодае басуының кайбер авырулары белән зарарлануына тап булдылар. Район "Россельхозцентр" филиалы җитәкчесе Гомәр Шиһапов фикеренчә, үсемлек авыруларына каршы химик эшкәртүләрне бер вакытта да кичектерергә ярамый, аны һәр белгеч үз контрольлегендә тотарга тиеш. Әлеге басу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, чараларның соңаруы, вакытында үткәрелмәве зыянга эшләгән булып чыга. Тәҗрибәле белгечләр фикеренчә, бу сабан бодаеннан гектар уңышы уртача 30 центнердан да ким булмаячак. Ә менә соңармыйча вакытында агрочаралар үткәрелгән булса уңыш күпкә югарырак булыр иде. Күргәнебезчә, һәр төр чараның үзвакытында башкарылуы зур әһәмияткә ия шул. Урып-җыю эшләре алдыннан мондый семинар оештырылуның да үз сере, уңай ягы бар. Алда әле зур мәйданда башкарыласы көзге кыр эшләре тора. Монда инде элеккеге хаталарны кабатламаска кирәк. Моның шулай икәнлегенә семинарда катнашучылар басулардагы хәлләрне үз күзләре белән күреп инандылар.
Идрис Аметов.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев