Трой Урай авылының өметле фермеры Рүзәл Габитов хуҗалыгында урып-җыю эшләре көйле генә дәвам итә.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре Рафаэл Мөхәммәтшин, Зөфәр Әхтәмов, Марат Галиевләр белән басуларда урак барышы белән танышып йөргәндә әлеге фермерның Гремячка авылы юнәлешендәге арпа кырына килеп чыктык. Юлдашларым өлгереп җиткән тук башакларга ишарәләп яз айларында күргән чараларның бушка китмәвен искәрттеләр. Вакытында чәчеп, тамырдан тукландыру үткәрү, корткыч бөҗәкләргә каршы үткәрелгән эшкәртү, үзвакытында күрелгән агрочараларның файдасы күз алдында, диләр юлдашларым. Мул уңыш алырга теләсәң чыгымнар тотмыйча гына эшләп булмый шул. Аннан быел табигать тә игенче файдасына эшләде. Көннәрнең явымсыз, коры торуы нәтиҗәсендә биредә арпаны турыдан-туры суктыруга чыкканнар. Фермерның игенчелек буенча киңәшчесе Котдус Вәлиуллинны да без басуда очраттык. Бай тәҗрибәле белгеч игеннәрнең өлгерешеннән, уңыш чыгышыннан канәгать булуын белдерде. Арпаның һәр гектарыннан 30 центнердан артык уңыш чыга икән. "Илдар кебек егетләр булган уңышны югалтуларсыз җыеп алырга тырыша. Ул үз эшен белеп, төгәл башкара. Әнә комбайн суктырудан калган салам арасыннан бер бөртек арпа табалмассыз",- ди белгеч. Илдар Сәгыйров чыннан да урып-җыю эшенә җитди әзерләнгән. Егет быел өченче сезон инде СК-5 комбайны белән уракта катнаша икән. Язгы кыр-эшләрендә дә эш нәтиҗәләре белән макталган. Ул кыш айларында да тик торуны белми, ни йөкләсәләр шуны башкара. Егет урып-җыю эшләренең көйле баруына да чиксез сөенүен белдерде. "Болай булса маллар кышны тук чыгачаклар, ике елга җитәрлек печән запасы әзерләдек инде,тиздән икенче кат чабуга чыгачакбыз",- ди ул. Биредә быел арпаны 170, бодайны 80 гектар мәйданда иккәннәр. Моннан тыш әле күпеллык үлән участогының бер өлешен чәчүлек орлык өчен суктырып алырга исәп итәләр. Ул участоклар да мул уңыш вәгьдә итәләр. Без бу көнне районыбызның өметле фермерының эшләре көйле баруына, җыеп алынган уңышының сыйфатлы булуына сөенеп кайттык. Эшләреңне күңел биреп башкаргач, уңышлар да янәшәңдә йөридер шул.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Нет комментариев