Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе игенчеләренә алмашка лаеклы яшьләр килә

Туган җирендә хезмәт итәргә теләгән егет-кызларыбызны күреп күңел сөенә. Шундый егетләрнең шактые быелгы урып-җыю эшләре чорында үзләрен яхшы әзерлекле итеп таныттылар.

Игенче әтиләре янәшәсендә танылырга өлгергән яшьләребезнең күп булуы аеруча сөенечле хәл. Халык телендәге "Алма агачыннан ерак төшми" дигән мәгънәле әйтем нәкъ менә бүген басу-кырларда әтиләренең данлы эшләрен уңышлы төстә дәвам иттерүче яшьләребез хакында әйтеләдер кебек. "Логос" хуҗалыгында хезмәт куючы Петр Щербаков, Әгъзам Хисмәтов, Фәрит Гарфутдинов кебек районкүләм танылулы механизаторларның уллары да үзләренә охшаган, булдыклы егетләр. Быелгы урак башларында, әнә, Петрга яңа комбайн тапшыргач, эштә өзеклек тудырмыйча аның техникасын улы Александр кабул итеп алды һәм ул анда ярдәмчесез, өлкәннәрдән калышмыйча ашлык суктыра. Фәритнең дә улы Альфред быелгы уракта мактаудан төшми. Күп еллардан бирле инде алар әтисе белән бер-берсе белән күз карашыннан аңлашып, тырыш хезмәт куялар. Ә менә Әгъзам экипажы турында тагын да киңрәк тукталып үтәсем килә. Урак батыры үзе 4 нче сыйныфтан ук техника арасында чуалып үскән. Нәкъ аның кебек улы Булат та кимен куймаган. Ул кечкенәдән әтисе йөргән төрле техникалар белән идарә итәргә өйрәнгән. Ә менә комбайнга әтисенә булышчы булып мәктәпнең 8 нче сыйныфын тәмамлагач ярдәмгә килә. Шуннан бирле алар бер-берсен ял иттереп, куәтле чит ил комбайнында ашлык суктыралар. Егет бүген Казан шәһәрендә энергетика университетының 3 нче курсында белем ала. Бу хуҗалыкта булганда без баш агроном Айзат Зариповтан тагын бер яшь белгеч - Айнур Сабиров хакында да мактау сүзләре генә ишеттек. Ул студент, Казан дәүләт аграр академиясендә белем ала. Кызу урып-җыю чорында өлкәннәр белән бер дәрәҗәдә эшләп хезмәт күнекмәсе алуы аңа бер дә зыянга булмас дип ышанасы килә. "Логос" хуҗалыгыннан кайтканда, күргәннәребезгә нәтиҗә ясаган мәлдә: "Булдыралар бит яшьләребез" дигән соклануыбызны яшермәдек. Берүк күз генә тимәсен үзләренә.

Идрис Аметов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев