Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе игенчеләрегә башлык бүләге

Узган атна ахырында алдагы эш атнасында аеруча югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Бу юлы урып-җыю җиңүчеләре "Логос" хуҗалыгында күбрәк булып чыкты. Комбайнчыларны без Яншык авылы янындагы 370 гектарлы арпа җирендә очраттык. Бүгенге көндә районыбыз комбайнчылары арасында Петр Шербаков лидерлык итә. Ул Лексион комбайны бункерыннан барлыгы 2732 тонна ашлык төяп озаткан. Бу участокта хуҗалыкның 6 техникасы эшли. Әле җыеп суктырасы участоклар шактый. Сабан культураларыннан тыш рапс белән көнбагышны җыеп аласылары бар. Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов белән әлеге хуҗалык җитәкчесе урынбасары Ринат Камилов бүләкне комбайн бункерыннан ашлык бушаткан арада тапшырдылар. Икенче-өченче урыннарда бара торган комбайнчылар Әгъзам Хисмәтов белән Илнар Кыямовларның да башкарган эшләре күләмле. Егетләрнең күңелләре күтәренке.

"ДОН" комбайнчылары арасында җиңүчеләрнең барысы да "Масловский" игенчеләре булып чыктылар. Биредә бу юлы өлкән комбайнчылар алда баралар. Атналык эш күрсәткечләре буенча Габделхәй Йосыпов белән Рәшит Мингәрәев 1-2 урыннарны бүлешкәннәр. Ә менә өченче урынга Рәдиф Гайнетдинов чыккан.

"СК-5" комбайннары арасында «Габдриев» фермерлык хуҗалыгынан Илфат Гаязов беренче, Рамил Хәмидуллин өченче урыннарны яулады. Икенче урынны «Абдуллин» фермерлык хуҗалыгы комбайнчысы Минзөфәр Ибраһимов ия булды. Игеннәрне теземнәргә салуда «Кулон-Агро» дан Рөстәм Гимадиев алда бара.

Идрис Аметов.

Фотосы: natpress.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев