Атна-ун көннән районыбыз игенчеләре уракка төшәргә планлаштыралар. Алар алдында 46 мең гектардан артык мәйданда бөртеклеләрне җыеп суктыру бурычы тора. Быел уракта 93 комбайн катнашуы көтелә.
Урып-җыю эшләренә кемнең ничек әзерләнүен ачыклау ниятеннән без авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән хуҗалыкларга юл тоттык. Шунысы шатландыра, яңа уңыш язмышы хакында ныклап уйлаучыларның күп булуына тап булдык без бу көнне. Беренче чиратта эре җир биләүче хуҗалыкларда әзерлек барышын күздән кичерергә булдык. Югары Тегермәнлек белән Яңа Арыш авыллары механизаторларының олы походка хәзерлеге начар түгел. Күбесе инде "кыр кораб"ларын төзекләндерергә өлгергәннәр. "Балык Бистәсе ВЗП" хуҗалыгында булган 7 комбайнның барысы да төзек. Берничәсенең чапкычларын күздән кичерәсе бар икән. Яңа Арыш авылы техника утарында да безгә уракта катнашасы 7 комбайнның әзерлектә булуларын искәрттеләр.
Олы Елга авылы техника утарында да комбайннарны сафка бастыру эшләре көйле бара. Урып-җыю эшләрендә катнашасы 4 комбайн тулы хәстәрлек хәленә китерелгән. Соңгы елларда, районда югары уңыш алуга йөз тотып эшләүче, "Масловский", "Солтан", "Урахча" хуҗалыкларының техника утарларында да зур җанлылык күзәтелә. Солтанлылар күбрәк заманча техникага өстенлек бирсәләр, Масловка белән Урахча авыллары механизаторлары исә булган техникаларыннан нәтиҗәле файдалануны максат итеп куйганнар.
"Кулон-Агро" хуҗалыгы җитәкчесе Фәнис Юнысовның сүзләренә караганда, быел 8 миллион сумлык запас частьләр кайтарганнар. Хуҗалык быел 6,5 мең гектар мәйданда бөртекле культураларны җыеп алырга тиеш була.
"Галәветдинов", "Габдриев", "Шәмсетдинов" кебек фермерларыбызда игеннәрне җыеп суктыру кебек мөһим эшкә әзерлек чарасы бер тигез дәрәҗәдә диярлек. Мәшләклеләр машина-трактор паркын ныгыту максатында тагын бер комбайн кайтарырга исәп итәләр.
Без булган хуҗалыкларның барысында үстерелгән игеннәрне кыска вакыт эчендә җыеп алу уе белән яшиләр. Күпләрнең эшкә бүгеннән ныклап әзер булулары куандыра, билгеле.
Идрис Аметов.
Нет комментариев