Мәшәкатьле хезмәт дисәк тә, районыбыз авылларында мөгезле эре терлек асраучы хуҗалыклар шактый күп.
Олы Елга авыл җирлегендә, мәсәлән, 130 га якын савым сыеры исәпләнелә. Шул ук вакытта берничәшәр сыер тотучы шәхси хуҗалыклар да бар. Сабакай авылыннан Йосыф Мингалиевларда сигез сыер, Олы Елгадан Вәгыйз Закиров-биш, Илсур Галиев, Фәргать Әхмәтшин, Рафаэль Шәйхетдинов хуҗалыкларында исә дүртәр баш савым сыер асрала. Мал тотуның мәшәкате булса да, гаиләләреннән артып калган сөтне хәзерләүчеләргә тапшыру шактый сизелерлек табыш та кертә икән. Бүгенгесе көнне биредә сөтнең килограммын 19 сумнан тапшыралар.
Нет комментариев