Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Үзенә алмаш әзер

Районыбыз җитәкчелеге ярдәме белән бүген кече эшмәкәрлекне үстерүгә зур игътибар бирелә.

Күп нәрсә хезмәткәрнең үзенә, тырышлыгына, киләчәк хакында уйлап эш итүенә бәйле. Күки авылында беренчеләрдән булып төзелгән Тәлгать Гыймаевның крестьян-фермерлык хуҗалыгы бүген шактый ныгыган авыл хуҗалыгы предприятиесен хәтерләтә.
-Ашлык җитештереп аны сатып кына яшәве авыр хәзер. Шуны истә тотып савым сыерлары фермасы оештырып җибәрергә исәп итәм. Фермамда бүген 20 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 11 е таналар. Менә шулар бозаулагач, җиң сызганып сөт сатарга планлаштырам,-ди фермер.
Быел ул маллар өчен азык базасын ныгыту хәстәрен күрә башлаган. 50 шәр гектар мәйданда арпа һәм солы культуралары чәчкән. Хуҗалык эшләренә элеккеге еллардагы кебек эшче көчләр эзләп аптырамый, уллары ярдәмгә килгән. Хәрби хезмәткә алынганчы улы Рамазанның агротехник көллияттә белем алуы бик ярап куйган. Ул бүген теләсә кайсы авыл хуҗалыгы машинасы белән эш итә ала. Киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләргә уйлаган егет кыш айларында агробизнес институты курсларында белем алырга өлергән. Язгы кыр эшләрен ул энесе Айнур белән башкарып чыккан. Фермер әле быел тагын 150 гектарлы искергән күпьеллык үлән җирен тулысынча яңартырга планлаштыра. Бу нияттән 5 тонна орлык кайтарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев