Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю белән бергә көзге чәчү дә уңышлы дәвам итә

Быелгы урып-җыю эшләре авыр шартларда бара. Киң колач белән ашлык суктыра башлагач кына яңгыр явып эшне туктата. Әлеге хуҗалыкның баш агрономы Рәшит Нәҗипов кыр эшләре барышы хакында безгә менә ниләр сөйләде.

-Районыбыз җирләренең югары уңыш бирүгә сәләтле булуына биредә эшли башлагач ышандым,-ди баш белгеч. -Бүгенгесе көнне без ун мең гектарга якын җир эшкәртәбез, иген игәбез. Әле шушы көннәрдә 1550 гектарлы арпа җирен суктыруны тәмамлап, 720 гектарлы сабан бодаен алуга керештек. Нәтиҗәсе дә куанычлы. Арпадан урыны белән 25-30 центнер уңыш чыкты. Бодай да мул уңышы белән сөендерә. Аны без турыдан-туры суктырып алырга уйладык. Арпа җирен җыеп суктырганда еш кабатланган явымнар эшне тиз арада тәмамларга комачаулады. Арпа саламын тулысынча рулонлап хезмәткәрләребезгә тараттык. Ә менә бодай һәм башка культура саламын ваклатып җиргә сибәбез. Болай эшләү быел соңгы мәртәбә булачак. Киләсе елда терлекчелек комплексы сафка басса, саламны болай җилгә очыртып булмас. Уракта быел алты комбайн катнаша. Айдар Камалиев белән Илдус Гайнетдинов экипажлары алдынгылыкны кулларыннан ычкындырмыйлар. Барлык игенчеләребез алар кебек бай тәҗрибәлеләр. Урып-җыюның көйле баруында, комбайнчыларның хезмәт хакы узган елдагыдан 10 процентка югары булуының да йогынтысы зур. Аннары кыр эшләрендә катнашучы барлык хезмәткәрләребез эш урынында кайнар аш белән тәэмин ителә. Болар бар да эш күрсәткечләрендә уңай чагылыш таба.
Урып-җыю белән бергә көзге чәчү дә уңышлы дәвам итә. Быел 1600 гектарда бөртекләрне җиргә иңдерергә исәп итәбез. Бер сүз белән әйткәндә, хуҗалыкта барлык эшләр дә комплекслы төстә оештырылган, игенчеләрнең күңеле кырга ашкына.
Сөйләгәннәрне Идрис Аметов язып алды.
Фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев