Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Тир түкми генә уңыш килми

Качкалак авылында урнашкан "Гобәйдуллин" фермерлык хуҗалыгы язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлады.

"Болар бар да эшне бердәм көч белән башкару нәтиҗәсе. Бездә һәркем үзенә йөкләнгәнне намус белән башкарырга гадәтләнгән. Тырышлыклары белән тирә-юньдә данланырга өлгергән механизаторлар - Рафаэль Фатыйхов, Николай Власов, Мөнир Зәйнуллин, Сәлим Бәдретдинов быелгы кыр эшләрендә дә сынатмыйча хезмәт куйдылар.", - ди хуҗалыкның баш агрономы Кыям Гыймаев.

Без булган көнне әле яңа гына йөз гектарлы участокта бодай чәчүне тәмамлаган Рафаэль белән Мөнирнең дә күнелләре күтәренке иде. Алар көненә 30-35 әр гектарда чәчү чәчкән. Быел бодайны 300 гектардан арттырырга булганнар. Баш агрономның әйтүенә караганда, бу узган елдагыдан ике мәртәбәгә диярлек артык. Кечкенә дә төш кенә, дигән халык әйтеменә тиң коллектив бердәм, булганнардан тупланган.

Идрис Аметов.

Автор Фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев