Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Техника телен белгәч

Һәр хуҗалыкта мөһим чараларда актив катнашучыларга ярдәм күрсәтүчеләр була. Андыйлар гадәттә зур тантаналарда күләгәдә калалар.

Язгы кыр эшләренең кызган бер чорында "Кама" агрофирмасының техника утарына кагылырга булдык. Хуҗалыкта чәчүдә алда баручы механизатонның агрегаты кинәт ватылып сафтан чыкканга бирегә кайтып тукталган. Агрофирманың баш инженеры Ринат Әльмөхәммәтов безне елның-елында кыр эшләрендә актив катнашучыларның беренче булышчылары-ашыгыч ярдәм күрсәтүче осталар белән таныштырды.
-Ислам Абдуллин белән Мөнир Нургалиев үз эшләренең чын осталары. Алар күп еллардан бирле биредә эшләп зур хезмәт чыныгуы алганнар. Әнә шуңа авыл хуҗалыгы машиналарын да бик яхшы беләләр. Нинди техниканы төзекләндерүгә алынмасыннар, һәрвакыт чыдамлы булсын, озак хезмәт итсен дип тырышалар,-ди ул. Әйе, эш сөйгәнне-ил сөяр дигәндәй, коллективта да бу осталарны хөрмәт итәләр. Хуҗалык җитәкчесеннән дә алар турында байтак кына җылы сүзләр ишетергә туры килде.
-Бу механизаторларыбыз нинди эшкә алынсалар, шуны булдыралар. Хәтта иң катлаулы чит ил агрегатларын да алар яхшы сыйфат белән көйләп сафка бастыралар. Оста куллы бу көйләүчеләребез хуҗалыгыбыз тоткасы, алыштыргысыз хезмәткәрләр алар,-ди агрофирма директоры Камил Садыйков.
Ислам Абдуллин күп еллардан бирле тимерче хезмәтен башкара. Хезмәттәше Мөнир Нургалиев яхшы кырдыручы буларак тирә-юньдә мактала. Машина-трактор паркында аларга әле Рәис Вахитов да ярдәмгә килә икән. Иңнәрендә бай хезмәт тәҗрибәләре булган бу көйләүчеләр ел әйләнәсе диярлек эштән бушамыйлар. Кыш башыннан ук аларның эше бер-берсенә ялганып дәвам итә. Иң элек авыл хуҗалыгы машиналарын сафка бастыралар. Аннары барлык механизаторлар белән бергәләшеп язгы чәчүгә хәзерләнәләр. Ә инде язгы кыр эшләре тәмамлангач, терлек азыгы хәзерләү техникаларын сафка бастыралар. Шуннан соң чираттагысы һәм җаваплырагы- урып-җыю эшләренә әзерлек. Ел буена диярлек ял итүне белмәсәләр дә зарланмыйлар егетләр. Баш белгечләр генә түгел, хуҗалык механизаторлары да аларны үз итәләр. Бу олы хөрмәткә алар үз эшләрен җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкарулары белән яулаганнар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кама агрофирмасы