Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Сыйфаты яхшы булгач

Каз.Чаллы авылы янәшәсендәге сыер комплексы күмәк хуҗалык таралганнан бирле буш тора иде. Хуҗасыз йорт тиз тарала диләр бит.

Әнә шуңа район җитәкчелеге кайгыртучанлыгы белән бушап калган әлеге комплекска республика күләмендә даны киң таралган-"Алтын Саба" кебек көчле инвесторны җәлеп итеп акыллы адым ясадылар. Беренчедән, зур чыгымнар тотып җиткезелгән олы комплексны саклап калсалар, икенчедән Каз.Чаллы, Иванай һәм башка күрше-тирә авылларда яшәүчеләр өчен тотрыклы эш урыны булдырылды. Ә биредә беренче эш көне 2010 елның 19 октябренә туры килә. "Слобода" агрофирмасының җитәкчесе Фәнис Садыйков ул авыр көннәрне бүгенгедәй яхшы хәтерли.
-Төзү бригадасы килеп биналарны рәтләргә, сыерлар тотарга көйләнгән бинаны дуңгызлар өчен әзерләргә кереште. Тәрәзә,ишекләре дә куелмаган торакка дуңгызларны да ташый башладылар. Берничә төнне ишеккә шифер терәтеп үткәрергә туры килде,- ди ул.
Шулай итеп әкренләп комплекс үсә, киңәя бара. Билгеле инде, инвестор биналарга тулысынча капиталь ремонт үткәрә. Эшләүче хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшыртуга да зур игътибар бирелә биредә. Иванай авылыннан килеп эшләүче 5 хезмәткәр беренче эш көннәрен болай искә алалар:
-Безнең авылга килеп эшкә чакырган көннәре бүгенгедәй хәтеремдә. Әлбәттә инде, сөйләшүләре чын түгелдер дип, комплекска килеп үз күзебез белән күрергә булдык. Ә биредә тәртип, чисталыкның шул дәрәҗәдә булыр дип без күз алдыбызга да китермәдек. Дуңгызлар торагында якты, чиста, ник бер начар ис булсын. Әле җитмәсә эш сәгатеннән соң рәхәтләнеп душка кереп чистарынып чыгарга, эш киемнәрен алыштырырга да мөмкинлекләр бар. Әлбәттә инде без барыбыз да бик теләп эшкә килергә булдык,-диләр алар.
Беренче көннәрдә монда 60ка якын кеше тупланган. Ә эшчеләрне вахта методы белән авыллардан ташыганнар. Тик тора-бара гына хезмәткәрләр күп вазифаны үз өсләренә алырга булганнар. Чыннан да шартлар яхшы булгач нигә эшләмәскә. Әнә Елизавета Макарова, Нина Палова кебек тырыш терлекчеләр 650 шәр дуңгыз баласы тәрбиялиләр. Аларга үз вакытында прививка ясарга да кирәк бит әле. Шуңа яңа гына уку йортын тәмамлап кайткан яшь белгечләрне дә алып сынап караганнар. Тик яшьләр бүлмәдә компьютер каршысыннан арынып китә алмагач, алар белән хушлашырга туры килгән. Район ветеринария службасы хезмәткәрләре ярдәме белән хәзер инде прививка ясауда, бар гомерен терлекчелеккә багышлаган, комплекс мөдире вазифасын башкаручы Зоя Андреева нәтиҗәле эшли. Хезмәткәрләренә дә тел-теш тидерерлек түгел. Симертү бүлегендә эшләүче Мария Токранова, Елена Харитонова, Зоя Емельянова, Александра Трофимова, ирле-хатынлы Виталий белән Нина Новикова, Иван Михайлов, Елена Козина үз эшенең чын осталары. Алар айдан-айга дуңгызлардан югары артым алуга ирешәләр. Җәй айларында җитештерелгән продукциягә сорау беркадәр кимегән, аның каравы хәзер эшләре көйле бара. Җитештергән продукциянең сыйфаты яхшы булгач аны инде Ульяновск, Самара, Мари-Эль, Чувашия республикаларыннан килеп алалар. Ә биредә бүген 10 мең башка якын дуңгыз асрала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев