Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Үсеш импульсына яңа сулыш...

Шушы көннәрдә генә Балык бистәсе җирендә ерак Испания кунаклары булып киттеләр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган бу визитның максаты авыл хуҗалыгын киләчәктә переспектив үстерү һәм аның үсеш мөмкинлекләрен барлауга юнәлдерелгән иде.

Кунаклар әүвәл Качкалак авылында оешкан Камил Гобәйдуллинның гаилә фермасында булдылар. Фермер аларга үзенең хуҗалыгы һәм якын киләчәккә перспектив планнары хакында сөйләде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ферманың оешуына әле бер генә ел булуына карамастан, коллектив сизелерлек уңай уңышларга ирешкән. Бүгенге көндә биредә 100 баш мөгезле эре терлек асрала. 5 яңа трактор, чәчкеч, тырма, культиваторлар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы сатып алганнар. Быел 665 гектарда бөртекле культуралар, шулай ук рапс, люцерна, күпьеллык үлән чәчкәннәр. Гаилә фермасының үсеше өчен фермерларга каралган республика Программасыннан алынган грант нигез булып тора. Испаниядән килгән кунаклар хуҗалык җитәкчесенә шактый сораулар бирделәр һәм җаваплардан үзләренең күргәннәреннән нык канәгать булуларын белдерделәр.
(Тулырак газетадан укый аласыз).
Испания кунаклары Н.Андреевны зур кызыксыну белән тыңладылар.
автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев