Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Үрнәк алу–мең кыйммәт!

Хуҗалыкларда бүген савым сыерларның продуктлылыгын арттыру, сөт җитештерүдә югары нәтиҗәләргә ирешү көнүзәк мөһим мәсьәлә булып кала.

Шуңа Олы Әшнәк авылының "Йолдыз" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә узган район семинарында муниципаль район башлыгы Илһам Валеев та бу мәсьәлә хакында җитди сөйләшү алып барды.
-Республика һәм илкүләм проектлар районыбызда уңышлы төстә тормышка ашырыла. Юлларны төзекләндерү, халыкның торак шартларын яхшырту, социаль объектлар төзү максатыннан зур суммада инвестицияләр кертелә. Шуңа җавап йөзеннән кайберләребез күпләрне сокландырырлык итеп эшли белмибез,-дип ассызыклап үтте ул.
Соңгы вакытларда "Йолдыз" хуҗалыгында исә шактый гына алга китешләр күзәтелә. Аннары монда терлекләрне карау, ашату технологиясен дә төгәл үтәргә тырышалар. Нәтиҗәдә малларның баш саны елдан-ел арта. Бүгенгесе көнне биредә 419 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Аның 150 се савым сыерлары. Узган елдагыдан малларның баш саны 30 га арткан. Шулай ук савым сыерлар көтүен да даими рәвештә яңартып, баш санын арттырып торалар. 20 баш таналар төркеме оештырылган.
-Һәр айда диярлек 20-25 баш бозау алабыз,-дип сөенече белән уртаклашты хуҗалык җитәкчесе Наил Сәлахетдинов. Бу үсеш тенденциясе киләсе елның ике аенда да шулай сакланачак икән. Эшче хезмәткәрләр барысы да бай тәҗрибәлеләр. Сөтчелек белән параллель рәвештә монда ит өчен терлекләр үстерү дә уңышлы дәвам итә. Бүгенге көндә иткә озатырга исәпләнгән 50 баш терлекләре бар.
Урыннарда ферманың шулай гөрләп эшләп торуы авылның көйле яшәешенә дә уңай йогынты ясый, тотрыклылыкны сакларга ярдәм итәчәк. Сөт реализацияләүдән әшнәклеләр айдан-айга шактый күләмдә акча керүен ассызыкладылар. Аларның хезмәт хакы һәм салым түләүләре буенча тиешле оешмалар алдында да әҗәтләре юк. Хуҗалык булышлыгы нәтиҗәсендә, күпләр үз шәхси хуҗалыкларында да күп итеп терлек, икешәр баш сыер асрыйлар икән. Терлек азыгы белән "инвестор" ярдәм итә.
Семинар барышында кырдан печән, салам тарттыруны да тизләтү бурычын куйдылар. Бүген аның өчен иң уңайлы вакыт!
Кече Әшнәк товарлыклы-сөтчелек фермасында тәртип каршылады кунакларны. Терлекчелек бинасы янәшәсенә азыкны күп итеп ташып куйганнар. Бина эчендә дә якты, җылы һәм коры. Биредә энерго саклаучы лампаларны да киң кулланалар икән. Шулай ук һәр ике авыл фермасында да малларга азыкны пешереп бирергә гадәтләнгәннәр. Кече Әшнәктә дә терлекләрнең баш санының артуы күзәтелә.
-Бүген бездә 280 баш мөгезле эре терлек бар. Аның 100 е савым сыерлары. Сөтнең килограммын 13 сумнан Олы Елга авылындагы эшмәкәр Зөфәр Исмәгыйловка озатабыз,-дип таныштырды үз эшчәнлекләре белән хуҗалык җитәкчесе Илмаз Закиров. Сөт өчен акчаны да үзвакытында алалар. Шуңа эшче хезмәткәрләргә бурычлары юк. Терлекчелек белән бергә монда шулай ук техниканы сафка бастыру һәм чәчүлек орлыкны чистартып язгы чәчүгә әзерләү буенча нәтиҗәле эш башкарыла. Ындыр табагында "Россельхозцентр"ның район бүлеге башлыгы Котдус Вәлиуллин һәр хуҗалыкка да чәчүлек орлыкның сыйфатын яхшыртырга һәм яңартырга кирәклеге хакында искәртмә-чыгыш ясады. Әйе, чыннан да начар орлык чәчеп әле берәүнең дә яхшы сыйфатлы мул уңыш җыеп алганы булмады. Көнүзәк мәсьәләләр хакында сөйләнде әлеге семинарда.

Рәсемдә: "Йолдыз" хуҗалыгының савым осталары Фирдания Гарафетдинова белән Әлфия Шәйхисламова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев