Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районыбыз биләмәсендә бүгенгесе көнне 30 дан артык гаилә фермасы эшли

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек тармагы буенча баш белгече Вәкил Хаҗиевның әйтүенә караганда, аларның һәр кайсы үз эшен яхшы башкара.

Әйткәннәрен дәлилләү нияте белән ул безне Трой Урай авылында эшләүче Рүзәл Габитовның гаилә фермасына алып килде. Бер урында гына таптанырга яратмый икән шул яшь фермер. Һәрвакыт яңалыкка омтыла, заманча технологияләр белән эшләргә ярата. 24 баш савым сыеры белән үз эшен башлаган фермада бүген малларның баш саны 200 гә җиткән. Савым сыерларын да ул 50 гә җиткерергә планлаштыра. Бу максаттан инде 30 баш таналар да алып кайткан. Кайберәүләр кебек ирешелгәннәре белән канәгатьләнеп кала торганнардан түгел ул. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә эшләре көйле бара аның. Бу көннәрдә гаилә фермасында уртача һәр сыердан 17 килограмм сөт савалар. Хәзерләүчеләргә һәр көнне 400 әр килограмм яхшы сыйфатлы продукция озата.
-Без малларны тәрбияләүгә зур игътибар бирәбез. Сыерларны ашату технологиясен һәрвакыт төгәл үтибез,-ди фермер. Аннан биредә хезмәт куючы Фәрит Ситдиков белән таныштырды. Гаиләләре белән алар терлекләрне үз итәләр икән. Тормыш иптәше Гөлсинә белән абзар тутырып маллар асрыйлар, сыерлары да бар. Ә аларга азыкны фермер мулдан бирә икән. Хезмәт хакы белән дә тоткарлыклар юк. Фәрит биредә бер үк вакытта тегермәнче хезмәтен дә башкара. Кулыннан эш килә торган хезмәткәрне һәр коллективта хөрмәтлиләр шул.
Идрис Аметов.
Фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X