Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда иң эре җир биләүче “Кулон-Агро” хуҗалыгыннан уңган тракторчы Валентин Тарасов бу көннәрдә туңга сөрүдә эшли

Без аны куәтле "Нью-Холд" чит ил тракторы янында очраттык. Әлеге катлаулы техниканы күптән түгел генә кабул итеп алса да, аның нечкәлекләренә бик тиз төшенгән. Хуҗалыкта бу көннәрдә аңа тиңнәр юк икән.

Иңендә 30 елга якын хезмәт тәҗрибәсе булган егет Яңавылга килгәнче үзенең туган авылы Каз. Чаллы кырларын эшкәрткән. Хуҗалык тулысынча диярлек инвестор кулына күчкәч, бер төркем иптәшләре белән бирегә килеп эшли башлаганнар. Хезмәттәше Иван Храмов белән алар бер-берсен ял иттереп тәүлек буена җир сукалыйлар. Быелгы кыр эшләрендә хуҗалык уңганы Валентин Тарасовның хезмәт күрсәткечләре иң югарылардан. Ул барысы гектарда туңга сөрү үткәргән.

Идрис Аметов.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев