Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Олы максат, олуг уйларда...

Зур Мәшләк авылы товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы һәркөнне 5 тоннага якын сөт сатып, районда иң көйле эшләүчеләр арасында бара. Кыш бабай да юл уңаена районыбыз чигендә урнашкан әлеге "Аяз-Ойл" хуҗалыгына тукталырга булган. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, мондагы тәртипне күреп бик гаҗәпләнгән диләр аны. Чөнки тирә-юньдә дә мондый яхшы эшләүче фермалар...

Зур Мәшләк авылы товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы һәркөнне 5 тоннага якын сөт сатып, районда иң көйле эшләүчеләр арасында бара.
Кыш бабай да юл уңаена районыбыз чигендә урнашкан әлеге "Аяз-Ойл" хуҗалыгына тукталырга булган. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, мондагы тәртипне күреп бик гаҗәпләнгән диләр аны. Чөнки тирә-юньдә дә мондый яхшы эшләүче фермалар сирәк. Эшләүчеләре уңган, сыерлары мул сөтле дигән нәтиҗәгә килгән ул. Барысы да терлекчеләребезнең тырыш хезмәтенә бәйле дип каршы алган икән Кыш бабайны ферма мөдире Рәисә Әхсанова. Олы шәһәрчекне хәтерләткән бу фермада бүген 900 башка якын мөгезле эре терлек асрала. Аның 295 е савым сыерлары. "Малларын күңел биреп тәрбияләгәч, продуктлылыгы да югары",-дип ферма мөдире ерактан килгән кунакны үз эшчәнлекләре белән таныштыра башлый:
-Әнә, Наҗия Бондюшаева белән Надежда Яруллина икесенә 120 баш бозау карыйлар. 4 ай вакыт эчендә бу ферма уңганнары аларны югары авырлыкка җиткереп Рәмзия Шәрәпова һәм Галия Саттарова төркеменә тапшыра. Иң мөһиме, фермада яшь малларны һәм савым сыерларын карау технологиясе һәрчак төгәл үтәлә. Болары инде ферма мөдире вазыйфасына кагыла. Шулай итеп, үз хезмәтенең чын осталары тупланган коллективта бүген 52 кеше хезмәт куя. Аларның барысы үз вазыйфаларын тел-теш тидермәслек итеп төгәл үтиләр. Һәр тарафта чисталык, тәртип күзгә ташлана. Аннары ферма җитәкчесе үзе дә чирек гасырга якын биредә хезмәт куйган. Ирләр егәрлеге бар үзендә. Үзвакытында бозаулар каравы, сыер савуда тупланган бай тәҗрибәсе, дистә ел дәвамында җаваплы хезмәтен уңышлы үтәве дә үзенекен итә. Бүген әле аңа биредә хисапчы, фуражчы, ветеринария табибы һәм башка шундый күп вазыйфаларны үтәргә туры килә. Кул астындагы терлекчеләре дә үз эшләрен белеп, яратып башкаралар. Әнә, кече яшьтән үк терлекчелектә хезмәт куеп соңгы елларда ферма маягы буларак танылган Галина Краснова, Илзирә Габдрахманова, Җүәрия Заһриевалар бер-берсе белән ярышып хезмәт куялар, алдынгылар сафында торалар. Кышкы чорда да алар сөт җитештерү күләмен киметмиләр. Терлекләр алдына азыкны яхшылап эшкәртеп, мул итеп таратуда Валерий Романовның тырышлыгы аеруча зур. Ә менә аның хезмәттәшләре Миннегәрәй Әхмәтшин белән Рәүф Фазлыйәхмәтов печән, салам, сенаж, силосны төяп маллар алдына озатып торалар. Биредә әнә шулай һәркайсының конкрет үз эше бар. Иң куанычлысы, һәркем аны зур җаваплылык хисләре тоеп башкарырга гадәтләнгән. Ә болары инде аларның көндәлек эш күрсәткечләрендә ачык чагылыш таба. Аннары терлекчелек шундый тармак инде ул, биредә эшләүчеләр бәйрәмнәрне сирәк күрәләр, бары тик бер-берсенә булышып, үзара ярдәмләшеп эшләү нәтиҗәсендә генә күңелле ял итәләр алар. Күңелле ял дигәннән, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне, Яңа ел бәйрәмнәрендә коллектив белән җыелышып утыру, алдынгыларны бүләкләү матур гадәткә әйләнгән биредә. Быел да алар бергәләшеп бәйрәм итәргә, ел дәвамында ирешкән уңышларын барларга, киләчәккә планнар корырга исәп итәләр.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X