Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Министр район авыл хуҗалыгы тармагының үсешкә баруына канәгатьлек белдерде

Узган атна ахырында «Солтан-Агро» хуҗалыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районыбызның бер төркем хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм фермерлары белән очрашты.

Иң элек муниципаль район башлыгы Илһам Валеев олы кунакны бүгенгесе көнне районыбызның яшәеше, икътисадый үсешен тәэмин итү максатыннан инвестицияләр кертү, алда торган бурычлар һәм язгы кыр эшләренең барышы белән таныштырды. Министр район авыл хуҗалыгы тармагының үсешкә баруына канәгатьлек белдерде. Игенчелек өлкәсендә районның бүген республикакүләм рейтингында 14 нче урынга күтәрелүен һәм аның әле тагын берничә баскычка өскә менәргә мөмкинлеге булуын ассызыклап үтте. Өч- дүрт еллар элек район читеннән узганда җирләрнең тиешенчә эшкәртелмәвенә нык борчылуын хәтерендә яңартты. Бүген исә җирләрне әйләнешкә кертү буенча зур эшләр башкарылуына сөенүен белдерде. Районыбызның эчке резервларны барлап эшләвен, соңгы вакытларда терлекчелек тармакларында да уңай үзгәрешләр күзәтелүен, кайбер фермерларыбызның эшчәнлеге белән яхшы ук хәбәрдар булуын искәртеп узды.

Ул авылларны саклап калу, халыкны эшле итү, бигрәк тә игенче һәм терлекчеләргә хезмәт хакын соңармыйча вакытында түләү һәм аның күләмен арттыру кирәклеге турында да искәртеп үтте.

Күп хуҗалыкларның азык-төлек базарында зур ихтыяҗ булган сатып алу бәяләре дә югары торган кукуруз, көнбагыш, рапс кебек техник культураларга зур өстенлек бирүләрен, районыбызның «Кулон-Агро», «Логос», «Азык-төлек корпорациясе», «Солтан-Агро» кебек хуҗалык игенчеләренең бу юнәлештәге эшен аеруча югары бәяләде. Очрашу үзара эчкерсез аңлашу шартларында үтте.

Идрис Аметов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев