Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Мария Токранова - үз эшенә гашыйк

Мондый сүзне, гадәттә, бар гомерен билгеле бер хезмәткә багышлаучыларга карата әйтәләр.

"Агрокам" җәмгыяте дуңгызчылык комплексында иң җаваплы участокларның берсендә эшләүче Мария Токранова да нәкъ шундыйлардан. Үзенең тәүге хезмәт юлын ул туган төбәгендә башлап җибәргән. Дөрес, ул чорларда биредә савым сыерлары асраганнар. Яңа гына мәктәпне тәмамлап килгән кызга хуҗалык белгечләре сыер савучы булып эшләргә тәкъдим ясыйлар. Бик теләп риза була ул. Әнә шулай кече яшьтән үк терлекчелекне якын күрә кыз. Дистә елга якын комплекста төрле тармакларда хезмәт куеп чыныгу алганнан соң, аны көтү яңарту буенча баш технолог итеп билгелиләр.

Бүген исә яңа коллективта күпләргә үрнәк, остаз буларак мактауда ул. Мария бер ана дуңгыздан бүген биредә 13 әр, аннан да артыграк бала алуга ирешә. Коллектив май аенда хәзерләүчеләргә 135 тонна ит озаткан. Монда да аның хезмәт өлеше бик күләмле.

Идрис Аметов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев