Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Логос” хуҗалыгының мактаулы тракторчылары - әйдаманнар сафында

"Логос" хуҗалыгының мактаулы тракторчылары Ислам Галимов белән Әгъзам Хисмәтов экипажы быел "Челленджер" тракторында барысы 3,5 мең гектарда арпа, бодай, борчак чәчтеләр.

Бу исә уртача өч кечкенә хуҗалыкның җир мәйданына тиң. Коллективның абруйлы механизаторы Әгъзам утыз елдан артык инде чәчүдә катнаша. Ул хезмәттәше белән аяз, матур көннәрнең кадерен белеп, үзенә беркетелгән кыйммәтле чит ил техникасыннан җитештерүчән файдалана. Бу көннәрдә кыр батырлары "яшел урак"ка төштеләр. Бу кампаниядә дә сынатырга түгел исәпләре. Алдагы елларның югары хезмәт күрсәткечләре әлеге максатларының тормышка ашачагына шик калдырмый, әйдаманчылар сафына беренче генә эләгүләре түгел.

Идрис Аметов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев