Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Кыр докторлары” эштә

Бүген инде эре хуҗалыклар гына түгел, киләчәк өчен борчылып йөрүче фермерлар да туфракның сыйфатын яхшырту, аны туклыклы матдәләр белән баетуда нәтиҗәле эшлиләр.

Авыл эшчәннәренә бу мәсьәләдә "Агрохимсервис" җәмгыяте хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтә. Бу көннәрдә аларның эшләре аеруча киеренке. Чын мәгънәсендә ул урак өстен хәтерләтә. Иртәдән кичкә кадәр алар хуҗалыкларга туфрак структурасын яхшыртырга ярдәм итә торган известь ташыйлар. Башка еллардагыдан быел бу эш сезонын алар алданрак башлап җибәрсәләр дә, әле эш мәйданының чиге күренми. Яз башыннан ук алар иң элек Югары һәм Түбән Тегермәнлек авылларын үз канаты астына алган "Востокзернопродукт" хуҗалыгы кырларын ашлаганнар. Бүгенгесе көнне "Логос" җәмгыяте басуларында киеренке эш кайный. Башка еллардан үзгә буларак алар быел "Гобәйдуллин", "Маннанов", "Галимов", "Ананьев" крестьян-фермерлык хуҗалыкларыннан заказлар кабул иткәннәр. "Агрохимсервис" җәмгыятенең махсус бригадасы автотранспортчылары Фәһим Гыймаев, Наил Нәбиев, Ринат Садыйков, Александр Лаврентьев, Виктор Кузнецов, Александр Сергеев, Габделбәр Заһидуллин аеруча тырышлык күрсәтәләр. Аларның киеренке хезмәт нәтиҗәсе аеруча куандыра бүген. Зур оешканлык белән эшләп, инде 10 мең тоннадан артык известь ташып куйганнар. Аның бер өлешен ачы туфраклы җир участокларына керткәннәр. Хуҗалык уңганы Виктор Лапитов көшелгә өелгән известьны Николай Буздырев белән Виктор Кузьмичев арбасына төяп тора. Ә алар аны кырларга сибәләр. Һәр сменада бу механизаторлар 50-55 гектарда җир ашларга өлгерә. Ә бүгенгесе көнне алар инде 1200 гектар җиргә известь керткәннәр. "Агрохимсервис" җәмгыяте директоры Айрат Сафин да эшләрнең көйле, җайлы баруыннан канәгать.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев