Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Кулон-Агро” хуҗалыгының терлекчелек комплексы күп санлы кунакларны кабул итте

"Кулон-Агро" хуҗалыгында әле эшли башлавына бер ел да булмаган терлекчелек комплексы узган атнада беренче мәртәбә күп санлы кунакларны кабул итте.

Күрше-тирә җиде районның терлекчелек белгечләре, ветеринария табиблары җыелган республика-зона семинары терлекчелекнең беренче квартал йомгаклары һәм җәйге чорга алда торган бурычларга багышланган иде. Иң элек кунаклар агрофирманың үзәк усадьбасына җыйналдылар. Биредә озын юлдан соң бераз ял итеп хәл алгач районнарның һәм хуҗалыкларның баш белгечләре үзара тәҗрибә уртаклаштылар. Елга бер мәртәбә болай семинарга җыйналуның әһәмияте зур, бик кирәкле һәм файдалы гамәл дип бәяләделәр күпләр. Бер-берсе белән производстводагы яңалыклар, уңай үзгәрешләр хакында фикерләшергә була. Һәр районнан дистәләгән терлекчелек белгечләре белән бергә район газеталары журналистларын да тикмәгә генә чакырмыйлар икән мондый җыенга. Аларга берүк шартларда эшләп артта сөйрәлүнең сәбәбен аңларга, эштәге кимчелекләрне ачыкларга менә дигән мөмкинлекләр туа. Иң әһәмиятлесе, бүгенгесе көнне аеруча актуаль булган алдынгы технология таләпләренең асылына төшенергә, күргән яңалыклар хакында башкаларга да сөйләргә, аңлатырга була. Бераз ял итеп, ерак районнардан килеп җиткәннәрен көткәннән соң барысы да автобусларга утырышып терлекчелек комплексына юл тоттылар. Биредә кунакларны терлекчелек комплексы башлыгы Ясәви Солтанов каршы алды. Ул кыска гына вакыт эчендә сафка бастырылган терлекчелек биналары эшчәнлеге белән таныштырды. Биредә булган чисталыкның ел дәвамында шулай саклануы, биналарда һава чистарткыч җайланмалар урнаштырылуы, савымчыларның ике сменага бүленеп эшләүләре, эш сәгате тәмамлангач саунада, душта юынулары, гомумән, эш өчен барлык шартлар булдырылуы, бүгенгесе көнне 5 тоннага якын сөт җитештерүләре, аның сыйфаты яхшы булгач башлыча балалар кухнясына тапшыруларын ишетү күпләрдә зур соклану уятты. Боларның барысын да тизрәк һәркемнең үз күзләре белән күрәсе килде. Олы капкадан эчкә узу белән күпләр үзләрен әкият дөньясындагыдай хис иттеләр. Бер-бер артлы бер үк стильдә төзелгән, күзеңнең явын алырлык итеп буялган биш бина тезелеп киткән. Савым сыерларын янәшәдәге утарга чыгарганнар. Аларның барысына да бетон түшәлгән. Утарда маллар өчен кирәкле тоз, печән, салам барысы да бар. Бина эчендә сыерлар ел әйләнәсе җылы су белән тәэмин ителә. Республиканың бик күп фермалардагы төсле монда тиресне бина башына чыгармыйлар, ул канализация аша урам яктагы махсус сыешлыкка юдырып төшерелә. Сөт сыерның телендә, дигән күркәм әйтемне истә тотып, монда малларны карау, ашату технологиясенең үтәлешенә аеруча зур игътибар бирәләр. Кайсы гына бина ишеген ачып карама, һәркайсында терлек ятагына калын итеп пычкы чүбе түшәлгән. Сонгы елларда аның күп урыннарда дефицитка әйләнүен һәм бәясе дә нык күтәрелүен искә алып, биредә аны үз көчләре белән хәстәрләү әмәлен тапканнар. Бүгенгесе көнне һәр төбәктә үскән урман, юл буе полосаларындагы агачларны, чыршы ботакларын кисеп кайтарып махсус ваклагыч аша чыгаруларын күргәч бик күпләр аны үзләрендә дә кулланышка алачакларын белдерделәр. Кунаклар монда азык әзерләү цехы, аны күп төрле файдалы өстәмәләр белән баету, мал сугым, саву цехлары, сөтнең сыйфатын, сыерның лейкозлы булуын тикшерү лабораториясе, ясалма орлыкландыру технологы белән ветеринария табибы эшчәнлекләре белән таныштылар. Шулай ук ветеринария хезмәткәрләре, терлекчеләрнең ял бүлмәләрен, тудыру һәм профилактория бүлекләрен һәм 4 айга кадәр салкын шартларда бозаулар үстерү залларын карадылар. Тулаем комплекс эшчәнлеге һәр белгечтә зур соклану тудырды, күргәннәрдән барысы да канәгать калдылар. Хәтта, күрше район газеталары журналистлары да үз соклануларын яшермәделәр. Менделеевск шәһәреннән килгән каләмдәшем, мәсәлән, болай диде:

- Үз гомеремдә терлекчелек фермаларында күп мәртәбәләр булырга туры килсә дә, чын мәгънәсендә, соңгы заман технологиясе таләпләрендә җиткезелгәнне әле күргәнем булмады. Мондый комплекслар республикада да сирәктер. Бермәлгә үземне Европа илләрендә булгандай хис иттем.

Семинарның практик өлешеннән соң барысы да Биектау авылы мәдәният йортына җыйналдылар. Кунаклар алдында муниципаль район башлыгы Илһам Валеев кыскача гына районның бүгенге хәле, яшәеше, алда торган бурычлар һәм хәл итәсе мәсьәләләр турында сөйләде. Семинарның төп темасы буенча Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үз докладында терлекчелектәге эшчәнлеккә җентекле анализ ясады. Анда районыбыз хуҗалыклары тискәре яктан бик еш телгә алынмаса да кайбер фермерларның терлекләрнең баш санын киметүгә юл куюларын ишетү берәүгә дә җиңел булмагандыр. Докладта күпләр өчен киләчәктә кулланышка алырлык тәкъдим-киңәшләр күп иде. Барыннан да бигрәк авыл хуҗалыгы фәннәре докторлары Фирая Әхмәтҗанова, Шамил Шакиров терлекләрне тукландыруда яңа алымнар куллану, азыкны аз чыгымнар тотып туклыклы итеп әзерләү технологиясе хакында сөйләүләре һәм бүген терлекчелек тармаклары эшчәнлеге өчен уңайлы җиһазлар җитештерүчеләр чыгышлары да күпләр өчен файдалы булгандыр. Гомумән, бу семинарда киләчәктә файдаланырлык, аны көндәлек эштә кулланышка алырлык нәрсәләр күп булды.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев