Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Камалылар эштә әйдәүче

Районда беренчеләрдән булып кыр эшләренә керешкән "Кама" агрофирмасы уңганнары көзге культураларны тукландыруны тулысынча тәмамладылар. Хуҗалык уңганнары Сәмигулла Нәбиуллин белән Рәдиф Галиуллин 2800 гектарда эш башкардылар.

Бүген биредә массалы төстә тырмалау эшләренә керештеләр. Елның-елындагыча эшне Рус Әшнәге авылы янәшәсендәге кырларда башлап җибәрделәр. Дым каплатуда МТЗ-1221 тракторы белән Эдуард Мишин нәтиҗәле эшли. Ул ферма янәшәсендәге 30 гектарлы күпьеллык үлән җирен тәмамлап, 40 гектарлы участокта дым каплатуга кереште. Ильяс Садыйков белән Владимир Казаев та сыната торганнардан түгел. Аларның һәркайсы үз эшен яхшы сыйфат белән башкара. Владимир, мәсәлән, Т-150 тракторы белән Шумково юлы юнәлешендәге участокларны тырмалый. Ә Николай Андронов белән Александр Волков күпьеллык үлән җирләрен тырмалауда нәтиҗәле эшлиләр.


Олы Елга бригадасы механизаторлары да эшне көйле алып бара. Елның-елында кыр эшләрендә макталган Миннур Миннеханов белән Илһам Сабиров МТЗ-1221 тракторы белән күпьеллык үлән җирләрен тырмалыйлар. Ә менә узган елларда чәчүдә актив катнашкан Фәйзенур Шакиров белән Альберт Бәдретдинов көздән сукаланган җирләрне тырмалауда зур өлгерлек күрсәтәләр. Хуҗалыкта кыр эшләренең көйле баруына җитәкчеләр белән белгечләр дә сөенә.


-Әлегә язгы кыр эшләрендә җитди тоткарлыклар булганы юк. Бүгенгесе көнне дистәдән артык трактор кырда туфрак әзерләү белән мәшгуль. Көннәр шулай торса, ике көннән без чәчүне башлап җибәрәчәкбез. Барлык агрегатлар да тулы хәстәрлек хәлендә. Чәчүдә 5 агрегат эшлиячәк. Заманча чәчү комплексы белән беренче булып кырга Илнар Нәҗмиевне чыгарырга планлаштырабыз,-ди "Кама" агрофирмасы директоры Камил Садыйков.


Әйе, әнә шулай бердәм көч, зур оешканлык белән алып бара язгы кыр эшләрен камалылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев