Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Илсур Галиев кырык елга якын гомерен терлекчеллеккә багышлаган

"Кама-Агро" хуҗалыгының Казаклар авылы терлекчелек фермасында эшләүче Илсур Галиевнең бирегә эшкә килүенә 38 ел була.

Ферма мөдире Миннегөл Сәлахова әлеге егетнең үзенә йөкләнгәнне һәрвакыт зур җаваплылык белән башкаруын билгеләп үтте. Егет үзенең хезмәт юлын әнисе Гайшәбикә апа янында яшь бозаулар тәрбияләүдән башлаган. Алар өч ир туган әниләре янәшәсенә эшкә килгәннәр. Олы абыйсы терлекчелек комплексында эшләп лаеклы ялга чыккан. Уртанчылары әле дә эшләвен дәвам иттерә. Илсур берничә ел элек үз хуҗалыгына ат сатып алган. Фермадагы эшен дә аның белән башкара. Шәхси хуҗалыкларында абзар тутырып терлек асрыйлар. "Дистәгә якын терлек, шул исәптән дүрт сыер асрау авыр түгелме?",- дигән соравыма, ул тыйнак кына болай диеп җавап кайтарды:

- Авылда яшәгәч ничек сыер асрамыйсың инде. Ул бит гаиләне туйдыра, йортка байлык эстәп тора. Балаларга кечкенәдән хезмәт тәрбиясе бирү өчен дә бик кирәк. Үзебездән артып калган сөттән каймак , эремчек, тура әзерләп атнага берничә мәртәбә шәһәр халкына алып барып сатып кайтабыз. Бу эшне тормыш иптәшем белән улым башкара. Анда инде аларның үз клиентлары бар, көтеп алалар. Менә соңгы ун елында фермада тудыру бүлегендә хезмәт куя ул. Бүген монда аның кул астында 42 баш сыер. Үзенә йөкләнгәнне җиренә җиткереп башкарганга, бозаулар үлеме дә күзәтелми.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев