Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Гаилә фермалары–оптимизм чыганагы

Районыбыз гаилә фермалары төзү буенча республика күләмендә лидерлар рәтендә йөри. Соңгы елларда сөт җитештерүдә шактый үсеш күзәтелә. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан керем алу 7 процентка үскән. Әнә шулай производство күрсәткечләребезне яхшырта алганбыз икән, сүз дә юк, монда терлекчелек юнәлеше алган гаилә фермаларының билгеле бер лаеклы өлеше бар. Бүгенгесе көндә авыл...

Районыбыз гаилә фермалары төзү буенча республика күләмендә лидерлар рәтендә йөри. Соңгы елларда сөт җитештерүдә шактый үсеш күзәтелә. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан керем алу 7 процентка үскән.
Әнә шулай производство күрсәткечләребезне яхшырта алганбыз икән, сүз дә юк, монда терлекчелек юнәлеше алган гаилә фермаларының билгеле бер лаеклы өлеше бар. Бүгенгесе көндә авыл җирлекләрендә 26 гаилә фермасы эшли. Шуларның 10 сы-сөт, 10 сы-мөгезле эре терлек, 2 се-ат, каз, сарык һәм 2 се умарта тоту буенча специальләшкәннәр. 23 ферма югары технология шартларында җиһазландырылган. Соңгы вакытларда тагын 11 гаилә фермасына нигез салына башлады. Монысы статистика, тик саннар ялгышмый. Балыкбистәлеләрнең бу юнәлештәге уңышларын, өметле башлангычларын республикакүләм киңәшмәләрдә үрнәк итеп күрсәтү юктан гына түгелдер. Бу уңайдан гаилә фермалары төзү буенча район җитәкчелегенең уң кулы булган, район авыл хуҗалыгы идарәсенең экономик-финанс мәсьәләләр буенча белгече Рөстәм Сәлаховка мөрәҗәгать итүебез урынлыдыр.
(Тулырак язманы газетабызнын 97нче санында укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев