Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Гадел бәя бирелде

Шушы көннәрдә генә Татарстан республикасының "Гостехнадзор" идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов белән Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының игенчелек буенча әйдәүче киңәшчесе Рамил Зиннәтуллин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында махсус комиссия хуҗалыкларда тикшерү үткәрде.

Хуҗалыкларда булган терлек азыгы хәзерләү техникаларының әзерлек дәрәҗәсен иң элек "Логос" җәмгыятенең машина-трактор паркыннан башладылар. Барысы да чит илдә эшләнгән техника, агрегатларның әзерлеге тиешле югарылыкта. Үзйөрешле "Магдон" чапкычлары, яшел масса туратучы "Ягуар" комбайннары һәм печән пресслау, үлән тырмалау җайланмалары барысы да эшкә чыгарга яраклы. Шуңа тикшерүчеләр күңеленә дә хуш килде ул. Аннан соң алар элеккеге "Сельхозтехника" берләшмәсе биләмәсендә урнашкан "Надежда" фермерлык хуҗалыгының махсус отрядын күздән үткәрделәр. Механикалаштырылган бу отряд быел районыбыз хуҗалыкларына һәм фермерларга хезмәт күрсәтәчәк икән. Биредә аларның үзйөрешле Е-302 чапкычлары, яшел масса ваклагыч "Полесье" комбайннары һәм әрҗәләре биегәйтелгән ике "КамАЗ" машинасы бүген үк эш башларга әзер торалар. Әйтүләре буенча инде заказлар да килә башлаган. Үз эшләрен яңа гына башлап җибәргән зур булмаган хуҗалыклар, гаилә фермалары өчен менә дигән реаль ярдәм инде. Махсус комиссиядә катнашучыларга шулай ук "Кама", "Кулон" агрофирмаларында, "Азык-төлек корпорациясе" кебек эре хуҗалыкларда да әзерлек дәрәҗәсе ошады. Бүгенгесе көнне аягында нык торучы "Аяз-Ойл" хуҗалыгында да әзерлеккә тел-теш тидерерлек түгел. Алар үзләренә кирәкле техника, агрегатларны күптәннән әзерләп куйганнар. Терлек азыгы хәзерләүдә эшлиячәк механизаторларның нинди эш башкарачагы да инде билгеле. Ә эш күләме исә монда шактый күренә. Биредә булган 800 баштан артык терлеккә мәшләклеләр 500 тонна печән тупларга исәп итәләр. Моннан тыш әле хуҗалыкта эшләүчеләргә дә 170 тонна азык биреләчәк. 2,5 мең тонна сенаж, 3100 тонна силос салырга планлаштыралар. Болар өчен ышанычлы җирлек булдырылган. Алар 160 гектарда берьеллык үлән, 100 гектарда кукуруз, 130 гектар мәйданда судан үләне чәчкәннәр. Хуҗалыкта булган 500 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үлән җиренең дә күбесе яңартылган. Алар тигез, матур, биек булып үсеп киләләр.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев