Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Эштә һәрчак үрнәк ул

"Логос" хуҗалыгының алдынгы тракторчысы Ислам Галимовның механизатор хезмәтен сайлавына 40 ел тулды.

Мәктәп елларыннан ук өлкәннәргә булышуларын да искә алсаң, аның хезмәт стажы бәлки әле артып та китәдер. Һәрбер авыл малае кебек ул да тракторчылар тирәсендә чуалырга яраткан. Бу мавыгулары мәктәпне тәмамлагач аны Корноухово авылындагы училищега алып бара. Аннан соң туган авылы Кече Укмаста берникадәр вакыт күнекмә узгач егетне хәрби хезмәткә чакыралар. Биредә дә сынатмый егет. Кыска гына вакыт эчендә хәрби һәм сәяси әзерлек отличнигы булып җитешә. Ә армия хезмәтеннән кайткач аны район "Сельхозхимия" берләшмәсенә эшкә чакыралар...


Үзенең 40 елдан артык хезмәт юлында ул нинди генә техниканы идарә итмәде. Әмма киләчәктә мөгаен, чит илдә эшләнгән заманча яңа тракторга утырырмын дип уйламагандыр. Соңгы елларда ул "Логос" хуҗалыгының иң яхшы әйдәүче механизаторларының берсе. Нинди генә эшкә алынса да, сер бирми, яхшы сыйфат белән башкара. Ислам яз башыннан кыр эшләрендә катнашасы трактор, агрегатларын инде күптән эшкә әзерләгән. Үз эшенә игътибарлылыгы һәм һәрвакыт күңелен биреп башкаруы өчен аны хуҗалык җитәкчеләре кыш айларында ремонт остаханәсе мөдире итеп билгелиләр. Алдагы еллардагы кебек быел да язгы кыр эшләренә яхшы хәзерлек белән килә ул.


-Хезмәттәшләремнең барысы да бай тәҗрибәлеләр. Бервакытта да югалып уңайсыз хәлдә кала торганнардан түгел. Кул астында булган техникалары да ышанычлы. Еллар гына уңышлы килсен. Үзебезгә йөкләнгән хезмәтне тел-теш тидермәслек итеп башкарырбыз,-ди ул.


Рәсемдә: хезмәт алдынгысы Ислам Галимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X