Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Династия дәвамчылары

Каз.Чаллы авылы янәшәсендәге "Слобода" агрофирмасы дуңгызчылык комплексында ирле-хатынлы терлекчеләр Виталий белән Нина Новикова икесенә 1250 баш дуңгыз симертәләр.

Иң куандырганы, бу терлекчеләр икесе дә балачактан ук әти-әниләре хезмәтен үз күреп, аларга булышып үскәннәр. Шуңа бүген дә аларның эшен уңышлы төстә дәвам иттерәләр. Виталий Котлы Бөкәш мәктәбенә йөреп 8 нче сыйныфны тәмамлагач район үзәгендәге һөнәри училищеда белем ала. Авыл җирендә яшәүче ир-егетләр өчен аеруча кирәкле булган киң профильле механизатор белгечлеген алып, тракторда җир эшкәртә, иген игә. ДТ-75, Т-150 кебек куәтле тракторларны йөртә. Әмма әтисе Александр дәдәй белән әнисе Мария түти хезмәтен дәвам иттерү нияте белән егет терлекчелеккә килә. Тормыш иптәше Нина да уңган хезмәткәр. Ул күрше Теләче районында ишле гаиләдә үскән. Виталий кебек кечкенәдән фермада эшләүче әти-әниләренә булышкан. Ә урта белем алгач, аларның хезмәтен дәвам иттергән. Бүген Новиковлар үз эшләрен белеп, җиренә җиткереп башкаралар. Алар шәхси хуҗалыкларында да терлекләрне күп асрыйлар. Коллектив маяклары Новиковлар ике кыз үстерәләр. Кем белә, бәлки алар да әти-әниләренең данлы эшләрен киләчәктә дәвам иттерүчеләр булырлар.
производство алдынгылары Нина белән Виталий Новиковлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X