Дикое Поле бригадасы терлекчелек фермасы мөдире Екатерина Чернованы хезмәттәшләре тәҗрибәле остаз буларак нык хөрмәтлиләр
"Логос" хуҗалыгының Дикое Поле бригадасы терлекчелек фермасы мөдире Екатерина Чернованы хезмәттәшләре тәҗрибәле остаз буларак нык хөрмәтлиләр.
Хезмәт юлын ул шушы хуҗалык эшчәнлегенә, яшәешенә, язмышына багышлаган кеше. Яше 70 кә якынлашып килсә дә, ул әле дә төбәгенә хезмәт итә. Белгеч буларак үзенә йөкләнгәнне аеруча җаваплы башкаруы белән аерылып тора. Бүген ул җитәкләгән коллектив 460 баштан артык чит ил токымлы терлекләр тәрбияли. Иң куандырганы, эш нәтиҗәләре елдан-ел үсә бара. Соңгы вакытларда терлекләрнең тәүлеклек артымы берәр килограммга якын. «Безнең командир бер генә ул»,-диләр аның хакында хезмәттәшләре. Димәк, яхшы, абруйлы җитәкче ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев