Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсендә авылларга яшьләр тартыла

Рәмис Ногмановның гамәлләре уңышлы, алар алдагы киләчәкне күзаллап эш йөртәләр, фикерлиләр.

Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗипов белән очрашкач, ул минем әйтәсе сүземне алдан ук сизенгәндәй,  үзләренең өметле, яшь фермеры Рәмис Ногманов белән  очраштырырга теләвен белдерде. 
Халык җыены үткәрүгә әзерлек  мәшәкатьләре белән йөргәнлектән, безгә эшне яшь фермерның Тәберде Чаллысы авылында яшәүче әтисе Дамир Ногманов белән очрашудан башларга киңәш итте. Ә аны бүген укучыларыбызга таныштырып торуның кирәге юк. Чөнки хезмәттәше Илдус Шакиров белән берлектә алар үз вакытында Котлы Бөкәштә беренчеләрдән булып фермерлык хуҗалыгы оештырып, гөрләтеп игенчелек һәм терлекчелек тармакларында шактый олы үрләр яулауга ирешкән иделәр. Әле аларның ул чорларда үз авылларында бушап калган хуҗасыз йортлар урынында, читтән кайтучы гаиләләргә һәм элек киткән авылдашларын, дистәгә якын йорт-җир җиткереп каршы алулары да хәтердә калган.         
Кыскасы, алар әнә шулай үз авылларын үстерү, киңәйтү һәм яшәтү максатыннан үзләре үк башлап йөреп күп көч, тырышлык куйдылар. Шунысын да әйтеп үтү урынлы булыр, авылларында әле дә алар күпләр өчен үрнәк булып торалар. 

Бөтен өмет яшьләрдә
Дистә еллар үткәннән соң бу очрашуыбызда Дамир Ногманов миңа тагын үзенең күркәм сыйфатлары белән якын булып китте әле. Аның фикеренчә, авыл җирендә бүген шәһәрдәгеләрдән дә яхшырак шартларда яшәргә мөмкин. Балаларга  бүгенгесе көнне кечкенәдән хезмәт тәрбиясе белән мөстәкыйльлек җитми.

(Тулсынча газетадан укый аласыз)

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса