Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе районының “Кама-агро” хуҗалыгы унай бәя алды (фотолар)

Күркәм гадәт дәвамлы була дигәндәй, быел да язгы кыр эшләре алдыннан ана кемнен ничек әзерлеген тикшерү буенча авыл хуҗалыгы министрлыгы комиссиясе үз эшен "Кама-агро" хуҗалыгыннан башлап җибәрде.

Дөресен әйтергә кирәк,барлык хуҗалыклар да зур хәстәрлек күргәннәр быел. Шуна обруйлы комиссиягә алдан үзләре сайлап алган 8 хуҗалык арасыннан ин яхшыларын билгеләве дә җинел булмады. Республиканын "Агрохимсервис" җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин рәислегендәге комиссия үз эшен Олы Елга авылы техника утарыннан башлап җибәрде. Биредә һәлиткеч походка алдан ук зур әзерлек күргәннәр. Ике дистәгә якын трактор, туфрак әзерләү, чәчү агрегатлары бүген үк кырга чыгарлык хәлгә китерелгән. Ындыр табагында да чәчүлек орлык торышыннан һәркем канәгат калды. Аларны химик эшкәртүдә эшлиячәк хезмәткәрләр белән дә алдан инструктаҗ үткәргәннәр, саклану чаралары белән дә тәэмин иткәннәр. Комиссия бу көнне "Масловский","Солтан","ВЗП","Логос" хуҗалыкларында да шундый ук хәлгә тап булдылар. Аларнын барысында да эшкә җитди карашлары яхшы сизелә. Логослылар мәсәлән, быел берсеннән-берсе күәтле чит ил техникаларын эшкә әзерләүгә аеруча зур игтибар биргәннәр.Кирәкле запас частләр өчен миллионнар сарыф ителүе күренеп тора. Елнын- елында биредә җинүче булып танылган егет,Татарстаннын атказанган механизаторы Николай Афанасьев җирләр кипшенү белән җин сызганып рапс, кукуруз чәчәргә әзерләнә.

Сонгы вакытларда бәрәнге игү белән танылган солтанлылар да быел "икенче икмәк"тән тыш халык арасында сорау зур булган культураларга өстенлек бирергә уйлыйлар.Яшелчәчелекне әкренләп үстерергә исәп итәләр алар,быел бөртеклеләрдән тыш 20 шәр гектарда кызыл чөгендер белән кәбестә һәм көнбагыш чәчергә планлаштыралар. Берсүз белән әйткәндә киләчәккә матур уй- планнар белән яшиләр алар. Планнар дигәннән, "Азык төлек корпорасиясе" белән "Кулон-Агро"кебек эре хуҗалыклар да бер урында таптана торганнардан түгел,планлы эш итәләр. Яна арышлылар быел бөртек өчен кукуруз игәргә теләк белдерсәләр, кулонлылар бөртекле культуралар мәйданын кинәйтүгә йөз тоталар. Быел алар 4273 гектарда бодай, бер мен гектарда арпа, 100 гектарда бөртек өчен, 250 гектарда силоска кукуруз чәчәчәкләр. Булган техникалар бүгенүк эш башларга әзерлек хәленә китерелгән. Камаз юлы буенда урнашкан"Шәмсетдинов" фермерлык хуҗалыгында да техника,чәчүлек орлыкнын торышыннан һәркем канәгать калды. Быел биредә яна орлык киптерү агрегатын кайтарып монтаҗлау турында уйлыйлар.Һәр хуҗалыкнын әнә шулай технологик таләпләрне төгәл үтәп,яналыкка омтылышлары министрлык вәкилләре күңелендә дә уңай хисләр уятты. Алар бергәләшеп, үзара анлашып барысын да җентекләп карап, тикшереп чыккач бертавыштан диярлек "Азык төлек корпорасиясе"нә язгы кыр эшләренә әзерлек буенча беренче урынны бирделәр. Икенче- өченче урыннарга "Кулон-Агро" белән"Шәмсетдинов" фермерлык хуҗалыгы лаек дип табылды. Министрлык вәкилләре тулаем районыбызнын барлык хуҗалыкларын да унай бәяләделәр. Кыр эшләрен мөмкин кадәр кыска агротехник срокларда башкарып чыгачакларына зур өмет белдерделәр.

Рәсемдә. Җинүче хуҗалык унганы, көйләүче оста Илсур Хәмидуллин.

Идрис Аметов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: унай бәя “Камаагро” хуҗалыгы