Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Азыклы ат арымас, мәгънәсен аңлап...

Районыбыз хуҗалыкларында бүгенгесе көнне 7 мең тоннадан артык печән әзерләнгән. Әлегә бу эштә "Кама" агрофирмасына тиңнәр юк.

Без хуҗалыкның Шумково юнәлешендәге күпьеллык үлән җиренә килгәндә ул хәрби өйрәнү полигонын хәтерләтә иде. Һәркем үз эше белән мәшгуль. Теземнәргә салынган кипкән массаны Абдулла Шәрипов ГВК җайланмасы белән әйләндереп 3 теземне бергә туплап тора. Аның артыннан ук бер-берсе белән узышырга теләгәндәй өч МТЗ-1221 тракторы теземдәге печәнне рулонлый. Биредә без көндәлек продукцияне исәпкә алучы терлек азыгы склады мөдире Гүзәлия Нуруллинаны да очраттык. Аның әйтүенә караганда, печән әзерләү эше быел аеруча оешкан төстә бара. Хуҗалыкның йөзек кашына тиң булган механизаторлар Шамил Габдуллин, Фирдүс Каюмов, Александр Волков мул азык туплауда аеруча актив катнаша. Һәркайсы сменага 120-150 шәр данә печән рулонлый. Бер булганнан бар да була дигәндәй, ел әйләнәсе алар эштә актив катнаша икән. Кышын да, җәен дә эшләре киеренке. Быел язгы кыр эшләрендә дә актив катнашканнар. Терлек азыгы хәзерләүдә дә сынатмыйлар. Кыр буенча чәчелгән рулоннарны хуҗалыкның икенче бер мактаулы тракторчысы Владимир Сидоров "КамАЗ"ларга төяп озатып тора. Азык ташуда быел Хәмзә Сәфәров, Рузәл Миниятуллин, Финат Яруллин, Николай Мозохин аеруча актив эшлиләр. Аларга ярдәмгә шулай ук алдынгы тракторчылар Илнар Нәҗмиев белән Фәйзенур Шакиров та килгәннәр. Һәркайсы трактор арбасына 8 әр рулон печән төяп азык утарына юл тота. Хуҗалык җитәкчесе һәм белгечләр дә эш барышыннан канәгать. Печән әзерләү планын, мөгаен, беренче чабылышта ук тутырырбыз, ди алар. Быел биредә 1,5 мең тонна печән әзерләргә исәп итәләр. Шактый күләмдә узган елдан калган сенаж запасы булганга, бу эшне печән әзерләү тәмамлангач кына дәвам иттерәчәкләр. Кояшлы матур көннәрдән киңрәк файдаланып калырга кирәк. Сенажны явымлы көнне дә салырга була,-ди белгечләр. Камалылар сенаж өчен махсус рәвештә катнаш азык белән кукуруз үстерәләр. Монда бүген терлек азыгы әзерләүнең беренче этабы уңышлы төстә тәмамланып килә.
терлек азыгы хәзерләүче Шамил Габдуллин белән Фирдүс Каюмов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев