Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Аларга тиңнәр сирәк

Көзге кыр эшләре йомгаклары буенча "Логос" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең алдынгы механизаторы Ислам Галимовка быел районда тиңнәр юк.

Тиздән аның тәүге мәртәбә трактор рычагы артына утырып эшли башлавына 40 ел була. Районыбызның Кече Укмас авылында ишле гаиләдә үскән бу егет үзвакытында бик күп яшьтәшләре кебек зур хезмәт чыныгуы ала. Әтисе Әһлиулла абзый белән әнисе Сафия апа да бик эшчән, тырыш булалар. Шуңа барлык балаларын алар кече яшьтән эшкә өйрәтеп үстерәләр. Бүген инде олы яшькә җитеп килсә дә, Ислам әле дә әтисенең юк-барга тавышланып, кычкырып әрләвен хәтерләми. Һәр баласына эш белән җәза бирүне кулайрак күрә ул. Шуңа мәктәп елларыннан ук алар өлкәннәргә йорт эшләрендә, хуҗалыкка булышып үсәләр. Яншык мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлагач егет Корноуховодагы 17 нче һөнәри училищеның Шумково авылындагы күчмә колоннасында эшләгән филиалында укып авыл хуҗалыгы машиналары серләренә өйрәнә. Шуннан соң үз хуҗалыкларында техникада эшләп күнекмә үтә. Кыр эшләрендә актив катнашкан егетне олылап хәрби хезмәткә озаталар. Бик кечкенәдән кул эшләренә өйрәнеп, техника серләренә төшенгән егет хәрби хезмәттә дә сынатмый. Чик буенда һәрвакыт уяу торуы өчен мактала. Кыска гына вакыт эчендә хәрби һәм сәяси әзерлек отличнигы булып җитешә.
Армия хезмәтен тутырып туган авылына кайткач, егет иң игелекле һәм кирәкле игенче хезмәтенә алына. Туган авылында ул тракторга утырып җир эшкәртә. Үзе чәчеп үстергән игеннәрне җыеп суктыруда да катнаша. Әнә шуңа район "Сельхозхимия" берләшмәсенә эшкә чакырып алалар аны. Биредә эш һәм яшәү шартлары яхшы булгач, авыл җирендә үскән егет барысын да күңелен биреп башкара. 20 елдан артык монда җир эшкәртеп, иген игеп зур хөрмәт яулый.
Бүген 13 ел элек чакырып алган "Логос" хуҗалыгында да ул елның-елында алдынгылыкны бирми. Кыр эшләрендә һәрвакыт активлыгы, пөхтәлеге белән мактала. Авыл хуҗалыгы машиналарын яхшы белгәнгә һәм сакчыллыгы өчен кыммәтле чит ил техникасын да аңа йөкләп дөрес эшләгәннәр җитәкчеләр. Яз башыннан ул күпләрне сокландырып тырыш хезмәт куя. Районыбызда бердәнбер булган, чит илдә эшләнгән куәтле «Челленджер» тракторын җитештерүчән эшләтә. Заманча техника белән язгы кыр эшләрендә генә түгел, көзен җир сөрүдә дә сынатмый егет. Быел аның экипажы район күләмендә беренчелекне алды. Бу хезмәт уңышлары хакында ул озаклап сөйләргә яратмый. Барысы да техника яхшы, ышанычлы булганнан һәм ярдәмчесе улының тырышлыгыннан күрә механизатор. Эш җаен яхшы белгән, тегене эшлә, болай ит, дип кушканны көтеп утыра торганнардан түгел шул улы Инсаф. Өч ел инде ул биредә җәйге каникул вакытларында әтисенә булыша. Хезмәттәшләре һәм җитәкчеләр дә алардан һәрчак канәгать.
-Бүген күпләрнең хәзерге заман яшьләре авыр эшкә бармый, диюләре дөреслеккә туры килми. Уңган механизаторыбызның улы әнә катлаулы чит ил тракторын менә дигән итеп үзләштерде, күпләрне сокландырып эшли. Шуңа алар әтисе белән тәүлек буена диярлек, бер-берсен ял иттереп туңга сөрүдә район күләмендә югары нәтиҗәләргә ирешеп, җиңү яуладылар,-ди "Логос" хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Камилов.
Урып-җыю чорында да алар "Магдон" комбайны белән шактый мәйданда игеннәрне теземнәргә салуда яхшы эшләгәннәр. Мәктәптә катлаулы заман технологияләре белән эш итү тәртибен тирәнтен өйрәнүе нәтиҗәсендә Инсаф тулысынча диярлек компьютерлаштырылган тракторның серләренә бик тиз төшенгән. Шуңа ул күбесенчә кырда аларны үзе эшләтә икән. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип өлкәннәр тикмәгә генә әйтмиләр шул. Кем белә, бәлки әле Инсаф та Балык бистәсе 2 нче мәктәбен уңышлы тәмамлагач укуын республикабыз башкаласындагы аграр университетында дәвам иттерер, районыбыз хуҗалыклары өчен кирәкле белгеч булып җитешер. Мәктәпнең 6 сыйныфыннан ук әтисе янәшәсендә авыл хуҗалыгы техникалары серләренә өйрәнеп үсүенең файдасы тими калмас. Егет әле үз киләчәге хакында бик сөйләргә яратмый. Һәрхәлдә аның менә дигән авыл хуҗалыгы белгече булачагына шик юк. Җәй айларында әтисе янында күнекмә алуы да эзсез калмас, мөгаен.
кыр эшләре батыры Ислам белән Инсаф Галимовлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев