Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алар күпләргә үрнәк

Элек авыл җирендә гаиләдә зур хезмәт тәрбиясе алып үскән балаларның күбесе өлкәннәр үрнәгендә туган авылында төпләнеп кала иде.

Менә шулар татлы җимешләрнең күп төбәкләрдә әле бүген дә эшләре уңышлы дәвам итә. Күптән түгел Югары Тегермәнлек авылы фермасында булганда хуҗалык җитәкчесе Рәкыйп Гыймадиев безгә үзвакытында туган авылларында эшкә калган хезмәткәрләре турында мактап телгә алды. Чыннан да, Фирая Дәүләтшина белән Дания Заһидуллина үз эшләренең чын остасына әверелгәннәр. Тикмәгә генә аларны коллективның күрке димиләр шул. Мактамаслык та түгел бит. Фираяның фермага эшкә килүенә быел 32 ел вакыт үтеп киткән. Бер карашка артык күп тә түгел кебек, ә шушы вакыт эчендә фермада савылган сөтен исәпләсәң, шактый саллы саннар тезелеп китәр иде, мөгаен. Ә үзе ул хезмәте турында зур тыйнаклык күрсәтеп мактанырга яратмый.
-Нәрсәсен сөйлисең инде аның. Бер өйрәнгән эшне башкаруы әллә ни катлаулы түгел. Тик менә соңгы елларда эшләве генә ничектер күңеллерәк, җиңелрәк төсле тоела. Хезмәт шартларыбыз да нык яхшырып тора,-ди терлекче.
Ә төпле хезмәт тәрбиясен ул гаиләсендә алып, әти-әнисеннән өйрәнеп үскән. Әтисе Хәкимулла абый белән әнисе Рәшидә апа да бер көн эштән калмыйча төрле хуҗалык эшләрендә катнашып, зур хөрмәт казанганнар. Балаларын да алар үзләре үрнәгендә кечкенәдән эш серләренә өйрәткәннәр. Мәктәптә укыган елларында ярдәмче хуҗалыкларында әнисенә сыер саварга булышуын Фирая бүгенгедәй ачык хәтерли. Ә менә бу балалык мавыгуларының гомерлек һөнәренә әвереләчәген башына да китереп карамый ул. Ләкин гомере буена диярлек терлекчелектә хезмәт куюына һич кенә дә үкенми. Авыл халкының борынгы кәсебен өйләрендә дә дәвам иттерәләр. Елның-елында ярдәмче хуҗалыкларында терлекләрне күп асрыйлар алар. Шуның нәтиҗәсендә ике улларын да эш сөючән, тәртипле итеп тәрбияләп үстерә алганнар алар.
Хезмәттәше Дания Заһидуллина турында да җитәкчеләреннән мактау сүзләре күп ишеттек бу көнне. Әтисе бик яшьли вафат булганга, гаиләдә калган 5 баланы үстереп тормыш юлына чыгару өчен әниләренә шактый зур тырышлык куярга туры килгән. Матур тәрбия биреп үстерә ул аларга. Дания мәктәпне тәмамлагач сыйныфташлары белән бергә "бәхет эзләп" читкә чыгып китә. Мәскәүдә дә эшләп ала. Әмма кечкенәдән авыл хуҗалыгы хезмәтендә күнекмә алган кыз кинәт кенә шәһәрнеке була аламы соң, кире туган авылына әйләнеп кайта ул. Үзләре төсле эшчән, тәртипле гаиләдә үскән Ибраһим исемле егет белән гаилә корып җибәрәләр. Әй, бу вакытның үтүе. Даниянең инде фермага эшкә килүенә дә дистә елдан артык вакыт үтеп киткән. Күпләрне сокландырырлык тормышта алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. 10 нчы сыйныфта укучы кызы бүген аңа өй эшләрендә дә теләп булыша. Хуҗалыкта булган көнне ферма уңганнары турында авыл җирлеге хезмәткәрләре дә безгә алар фермада гына түгел, авылда да күпләргә үрнәк булып тора, диделәр.
Рәсемдә: алдынгы савым осталары Фирая Дәүләтшина белән Дания Заһидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев