Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Зур Мәшләк авылында яшәүче Дәүләтшиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үттеләр

Район үзәгеннән шактый читтә урнашкан бу авыл кешеләре, мөгаен, башкаларыннан хезмәт сөючән булулары һәм бердәм, үзара дус-тату яшәүләре белән аерылып торалардыр.

Әле күптән түгел генә Зур Мәшләк авылына барып чыккач биредә яшәүчеләрнең әнә шундый асыл сыйфатларга ия булулары хакында бик күп ишетергә туры килде. Авыл җирендә яшәүчеләр безгә дә ярты гасыр инде бер-берсен күз карашларыннан аңлап, күпләрне сокландырырлык  итеп яшәүче  Дәүләтшиннар гаиләсе белән танышырга киңәш иттеләр.  Биредә яшәүче  бик күп гаиләләр кебек алар да бар гомерләрен монда киеренке хезмәттә үткәргәннәр.  Зөлфирә  сигезенче сыйныфны тәмамлагач фермага эшкә килгән. Ул вакытларда бер коллективта эшләгән күп  кенә яшь егет-кызлар белән бергә ул әле төп хезмәтеннән аерылмыйча кичке мәктәпкә йөреп урта белемгә дә ия була. Булачак ире Хәйдәрша белән бер авылда яшәсәләр  язмыш җилләре  бары тик соңрак кына таныштыра  аларны.
Шулай килеп чыга инде, Хәйдәрша кечкенәдән әти-әни назына мохтаҗ булып  әби-бабай тәрбиясендә үсә. Мәктәптән соң күп кенә иптәшләре кебек, Корноуховода механизаторлар хәзерләү курсларын тәмамлый. Беркадәр вакыт туган авылында  тракторда эшләгәннән соң, бер төркем иптәшләре белән ул да ерак Үзбәкстан якларына бәхет эзләргә чыгып китә. Әмма чит җирләрдә  бер елдан артыграк эшләгәннән соң, якын кешесе - бабасының  нык авырып китүе хакында шомлы хәбәр алгач кире туган авылына  әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Авылда хезмәт хакы бик мактанырлык булмаса да, тырыш хезмәт куйган хезмәткәрләр акчага  тилмермиләр.  Иң элек егетне терлекчелеккә маллар карарга билгелиләр. Ә биредә, авылның иң чибәр, эшкә батыр, хезмәт сөючән кызлары гына җыйналган диярсең. Беренче эш көненнән үк аның күзе бөтерчек кебек җитез, уңган, мул савым остасы Зөлфирәгә төшә. Икесе дә үзләренең хезмәт юлларын терлекчелектә башлап җибәргәнгәмедер алар авыр минутларында үзара ярдәмләшеп күп вакытларын бергә үткәрәләр. Зөлфирә маллар карый, сыер сава, ә Хәйдәрша ат җигә, терлек азыгы ташуда хезмәт куя. Аннары аны атлар карарга  билгелиләр. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса