Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Зур Мәшләк авылы халкы Бөек Җиңүнен 80 еллыгын бәйрәм итте.

Бүген район авылларында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында тантаналы митинглар уза. Зур Мәшләк авыл җирлегенә дә әлеге чара зур әзерлек белән оештырылды.

Чарада Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, Зур Мәшләк авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Шәмсевәлиев Миннәхмәт Миңневәли улы, депутат Шәмсевәлиева Кадрия Әсхәт кызы, авылдашлар катнашты. Җиңү көне белән котлаулар яңгырады, яу кырында батырларча ятып калган солдатларны искә алдылар, чара укучылар чыгышы белән дә үрелеп барды. Сугыш чоры балалары үзләренең балачак хатирәләре белән дә уртаклаштылар. Бәйрәм күңелле узды. Алдагы елларда да Бөек Җиңү көнен бергәлектә каршы алырга язсын, сугышлар кабатланмасын, илләребез тынычлансын. Барыбызга да бәрәкәтле гомерләр, күңел тынычлыгы, иман байлыгы, озын гомерләр юлдаш булсын. Бәйрәм белән!

14:23

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса