«Безнең Зөлфирә» - район үзәк хастаханәсендә Зөлфирә Сабировага авырулар шулай эндәшә
Ашыга-ашыга әле авырулар арасында, әле табиб янында йөргән Зөлфирәнең эштән бушаганын шактый көтәргә туры килде.
-Нишлисең бит эшебез шундый. Иртәнге якта Энҗе Шамилевна белән палатада ятучы авыруларны карап, хәлләрен белеп чыгабыз. Шунда ук табибә билгеләгән дәваларны журналга язып өлгерергә һәм иртәнге аштан соң авыруларга системалар куярга һәм башка дәвалау чараларын уздырырга кирәк, - ди ак халатлы шәфкать иясе.
Үз эшен яратып башкара Зөлфирә ханым. Шулай булмаса дистәләрчә елларны ялгаган хезмәте мактаулардан гына торыр идемени? Мәктәп елларыннан ук үз алдына шәфкать туташы булам дигән максатны куйган һәм хыялына ирешкән Зөлфирә Сабированың район үзәк хастаханәсендә мәртәбәле урыны бар. “Безнең Зөлфирә” дип кенә йөртә аны күпләр. Үзәк хастаханәнең неврология бүлегендә ятучы өлкәннәрнең “кызым” дип яратып эндәшүләренә дә гаҗәпләнерлек түгел. Һәркемнең күңеленә үтәрлек ягымлы, якты караш яши анда. Йомшак куллары, киңәш итеп әйтелгән сүзләре дә авыруның йөрәгенә шифа булып тама.
-Медицина өлкәсендә очраклылык булырга тиеш түгел. Әлеге һөнәр ияләренә кешелеклелек, сабырлык сыйфатлары булу кирәк. Белем һәм эшкә җаваплы караш исә төп таләпләр. Зөлфирә апада боларның барысы да бар. Аның эш тәҗрибәсенә ышанып таянырга була, - ди табибә, неврология бүлеге мөдире Энҗе Шамилевна Гаязова.
Автор Фәрвәз Каюмова
Дәвамын газета битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia