Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Зәңгәр Күл авылы фермеры Айрат Зәйнуллинның эшләре көйле бара

Зәңгәр Күл авылыннан гаилә фермасы җитәкчесе Айрат Зәйнуллин турында язган идек инде. Ул бүген дә уңышлы эшләп килә. Без килгәндә әтисе белән такталар эшкәртәләр иде. Сөйләшә башлагач, берничә минут кына аралаша алуын әйтте. "Бу кеше вакытын бушка уздырырга яратмый",-дип уйлап куйдым һәм сорауыма биргән җавапларын тиз генә яза башладым.

Үз эшен башлаганчы аның авыл хуҗалыгы буенча тәҗрибәсе булган инде. Башта күпьеллык үлән үстерү белән шөгыльләнгән. Азык һәм техник базаны ныгытканнан соң гаилә фермасы оештырырга уйлаган. Авылдашларының пай җирләре белән бергә 230 гектар җире бар аның. Авыл хуҗалыгы культураларыннан рапс, кукуруз үстерә. Узган ел силосын Алабуга районына саткан.

-2012 елда федераль программага үтеп грант оттым. Авыл хуҗалыгы Министрлыгы белән килешү нәтиҗәсендә маллар өчен бина төзедем, трактор алдым. Әтнә районынан үз акчама сөт породалы сыерлардан туган нәселле өч айлык 30 үгез алып кайттым. Аперель аенда бер ел була инде. Көндез алар кардада булалар,-дип сөйләде ул.

Үгезләр, хуҗаларын күрүгә, карда кырыена килделәр. Һәркайсының колагында номерлы биркалар. Алларында азык җитәрлек, суны утын ягып җылыталар. "Үгезләрне сатасызмы, әллә ит итәсезме?-дигән сорауга Айрат Фоатович нәсел үрчетү өчен тотарга исәпләвен әйтте. Фермада гаиләләре белән эшлиләр. Кыр эшләре вакытында төп ярдәмче - Фаяз Галимов икән. Бухгалтерия эшләрен егерме алты ел бергә яшәгән тормыш иптәше Тәгзимә алып бара. Малларны вакытында ашатып, эчертергә дә кирәк бит. Эш көнегезне сәгать ничәдә башлыйсыз?- дип сорыйм.

-Без арып-талганчы эшләмибез. Ял итәргә дә вакыт табабыз. Һәр нәрсәнең үз үлчәме булырга тиеш,-диде ул.

Зайнуллиннар тормыш тәҗрибәсеннән чыгып эшлиләр, тулы тормыш белән яшиләр.

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев