Зәңгәрленең зәңгәр күзле егете
Зәңгәрле... Әйе, безнең Балык Бистәсе районында шундый шигъри исемле авыл бар. Бар иде... Зәңгәр күзле кешеләр генә яшәмәгәндер бу авылда. Юктыр... Авыл өстенә ишелергә торган зәңгәр урманы, урман үзәнлегенә кереп тулган куе томаны зәңгәр булгандыр бу авылның. Бүген авыл юк инде. Элек басу капкасы булган җире ягыннан төшкәндә, калкулыклы- үзәнле урыннардан эре җиләкләр җыючыларның барысы да монда авыл булганлыгын белмиләрдер дә. Ә күңеле, йөрәге, каны, нәсел буыны аның белән бәйлеләрнең онытырга хакы юк.
Зәңгәрленең соңгы кешеләре Кече Әшнәк, Олы Әшнәк, Балык Бистәсенә күчеп китә. Мәңгелек йорты монда булганнар гына саклый авыл рухын. Зиратка кайтып, дога кыла Зәңгәрлеләр, зират ашы уздыра...
Бу авыл әллә ни зур булмаган. Тик ил-көннән аерым яшәмәгән. Бөек Ватан сугышына да улларын озаткан, милләтебезне, туган ягыбызны хезмәтләре белән данлаучыларга да баеткан. Шуларның берсе, районыбыз горурлыгы - күренекле язучы Вакыйф Нурулла улы Нуруллин.
Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Вакыйф Нуруллин 1935 елның 1 маенда Балык Бистәсе районының Югары Әшнәк (Зәңгәрленең рәсми исеме) авылында игенче гаиләсендә туа. Туган елыннан аңлашыла: сугыш һәм аннан соңгы еллар афәте үсмер егетнең иңнәренә авыр йөк булып төшә. Көтүче, каравылчы, “нужа” таләп итеп эшләткән башка хезмәтләр...
Шул елларда яшәп, югары үрләргә ирешә алган кешеләрнең бер үзенчәлеге: тормыш авыр дип укуны ташламау. Олы Әшнәк мәктәбендә 7 нче сыйныфка кадәр, аннан Олы Солтан авылында урта мәктәптә укый ул. Зәңгәрле “тауларыннан” бу авыллар юнәлешенә карыйм. Аркасына капчык аскан малай күз алдына килә. Ерак... Шомлы... Куркыныч...Ә буранлы көнне?... Ә аяк астын изеп ташлаган яңгырда?...
Тырышлыгы, үҗәтлеге, тырмашып алган белеме, укыган китаплары армия хезмәтендә булып кайткан егетне Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә.
1961 елда, университетның соңгы курсында укыган чакта, аны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясенә эшкә алалар. Башта әдәби хезмәткәр, аннары проза бүлеге мөдире булып В.Нуруллин 1977 елга кадәр шушы журналда эшли. 1977 елның июль аенда аны Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире итеп билгелиләр. 1989 елның ахырына кадәр ул шул хезмәтендә була. 1990 ел башыннан В.Нуруллин нәшрият эшеннән китә һәм 1992 елның ахырынача фәкать язучылык эше белән генә шөгыльләнә. 1993 ел башыннан 2008 елның апрель аена кадәр В.Нуруллин Татарстанның берләштерелгән дәүләт музеенда (хәзер Татарстан Республикасының Милли музее) әдәбият бүлеге мөдире булып эшли. Кайда гына хезмәт итсә дә, нинди үрләргә ирешсә дә, Вакыйф Нуруллин - туган як кешесе. Авыл кешесе. Олы Солтан авылында (әнисенең туган авылы) йорты бар аның. Балыкчы, бакчачы...
Район Сабантуе - язучының туган ягы белән бәйләнешенең бер мисалы. Кайттымы икән?.. Кайткан! Бу аның халыкка хөрмәте, яшәү принципларына, әсәрләрендә җиткерергә тырышкан әхлак кануннарына тугъры булуының бер үрнәге. Ничек яшәгән туган ягы үткән елда? Халык ничек көн күрә, ни белән яши? Язучы кешедә тормыш ваклыкларында башка төрле, эчкәре мәгънә таба белү сәләте бардыр.
Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләренлдә укый аласыз
Эльвира Токранова,
Балык Бистәсе 2нче мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia